Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба шахматчылары 3нче призлы урынны яулады

Кукмарада Татарстанның төньяк районнары спортчылары арасында шахмат турниры оештырылды. Ярышта Балтач, Кукмара, Мамадыш, Саба, Арча командаларыннан тыш, Киров өлкәсенә кергән Вятские Поляны шахматчылары да көч сынашты. Безнең Саба шахматчылары Кукмара һәм Балтач командаларыннан гына калышып, 3нче призлы урынны алдылар. Иң күп очколарны Марат Закиров (Шәмәрдән), Мулланур Мусин (Явлаштау), Илгизәр Хәйретдинов...

Кукмарада Татарстанның төньяк районнары спортчылары арасында шахмат турниры оештырылды. Ярышта Балтач, Кукмара, Мамадыш, Саба, Арча командаларыннан тыш, Киров өлкәсенә кергән Вятские Поляны шахматчылары да көч сынашты. Безнең Саба шахматчылары Кукмара һәм Балтач командаларыннан гына калышып, 3нче призлы урынны алдылар. Иң күп очколарны Марат Закиров (Шәмәрдән), Мулланур Мусин (Явлаштау), Илгизәр Хәйретдинов (Шәмәрдән), Зөфәр Мөхәммәтшин (Иске Икшермә), Азат Әхмәтов (Саба), Нияз Низамов (Шәмәрдән) һәм башкалар китерде. Марат Закиров гомуми шәхси беренчелектә -5нче, Мулланур Мусин ветераннар арасында 2нче урынны алды. Призерларга Татарстан шахмат федерациясе президенты Г.Захаров имзалаган Грамоталар тапшырылды.

Азат Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев