Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Саба укучылары Анапада ярыша

Зур җиңүләр белән көтәбез!

  Саба гимназиясенең 12 укучысы һәм аларның тренерлары Илнар Гайнуллин һәм Алмаз Әхтәмов Краснодар өлкәсенең Анапа шәһәренә Бөтенрәсәй спорт клублары арасындагы  ярышка киттеләр. 

 “Комета” спорт  клубы гимназиядә 2014 нче елда оешкан,  клуб белән Илнар Гайнуллин җитәкчелек итә. Клуб үз эченә футбол, волейбол, баскетбол, уктан ату, регби, шахмат, флорбол һәм башка төр спорт уеннарын алган. 2021, 2022  елларда  клубка йөрүче укучылар Анапа шәһәрендә укучылар арасында узган ярышларда җиңү яулап кайтканнар иде. Быелгы сәфәрдән дә зур җиңү белән кайтарлар дип өметләнәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев