Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба урманчылыгы Татарстанда иң яхшысы дип танылган

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында "Иң яхшы урман хуҗалыгы-2014" республикакүләм конкурсына нәтиҗә ясадылар. Министрлык сайтында хәбәр ителгәнчә, конкурста учреждениедә урман хуҗалыгын алып бару дәрәҗәсе, урман участокларының төзек булуы, аларда кече архитектура формалары һәм янгынга каршы пропаганда чаралары булуы исәпкә алынган. Министрның беренче урынбасары Харис Мусин рәислегендәге комиссия беренче урынны "Саба урманчылыгы"...

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында "Иң яхшы урман хуҗалыгы-2014" республикакүләм конкурсына нәтиҗә ясадылар.

Министрлык сайтында хәбәр ителгәнчә, конкурста учреждениедә урман хуҗалыгын алып бару дәрәҗәсе, урман участокларының төзек булуы, аларда кече архитектура формалары һәм янгынга каршы пропаганда чаралары булуы исәпкә алынган. Министрның беренче урынбасары Харис Мусин рәислегендәге комиссия беренче урынны "Саба урманчылыгы" дәүләт казна учрежденисенә, икенче урынны "Шәһәр яны урманчылыгы" на һәм өченче урынны "Әгерҗе урманчылыгы"на бирде.
Җиңүче коллективка, урманны саклау өчен, махсус «ВАЗ-21214» («Нива») автомобиле һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамотасы бирелә. Конкурста калган призлы урыннарны алучыларга компьютер техникасы һәм министрлык грамоталары тапшырыла.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев