Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада авыл имамнарының район киңәшмәсе булды

Өченчекөн район хакимиятенең киңәшмәләр залында җирле үзидәрә рәисләре катнашында авыл имамнарының район киңәшмәсе булды. Анда районыбыз җитәкчеләре, Татарстан республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты һәм чыгыш ясады. Җәлил хәзрәт иң элек Рамазан аеның фазыйләтләре, ураза тотуның мөһимлеге, кеше өчен файдалы яклары турында сөйләде. Алга таба район мөхтәсибәте, авыл мәчетләрендәге...

Өченчекөн район хакимиятенең киңәшмәләр залында җирле үзидәрә рәисләре катнашында авыл имамнарының район киңәшмәсе булды. Анда районыбыз җитәкчеләре, Татарстан республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты һәм чыгыш ясады. Җәлил хәзрәт иң элек Рамазан аеның фазыйләтләре, ураза тотуның мөһимлеге, кеше өчен файдалы яклары турында сөйләде. Алга таба район мөхтәсибәте, авыл мәчетләрендәге бүгенге вәзгыять турында сүз барды. Әйтик, барлык эшләр бабаларыбыз тоткан традицион дин юнәлеше - Әбү Хәнифә мәзхәбе үрнәгендә алып барылырга, вәкаләте булмаган имамнар, мөгаллимнәр үз белдекләре белән халык арасында яки балалар җыеп укулар үткәрергә тиеш түгеллекләре әйтелде. Шулай ук авылларга килеп дингә өндәп йөрүчеләр Диния Нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге белән килешенеп эшләүләре һәм авылга килүче чит кешеләр хакында авыл җирлеге башлыгының хәбәрдар булуы таләп ителә.Рамазан аенда мәчетләрдә кунып итикаф кылучылар (төнгә калып гыйбадәт кылу) турында авыл участковыеның һәм авыл җирлеге башлыгының белеп торуы да шарт итеп куела. Киңәшмә азагында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов авыл имамнарының кайбер сорауларына җавап бирде.

Шул ук көнне Җәлил хәзрәт Фазлыев "Саба дулкыннары" радиосында эфир аша үтемле вәгазе белән чыгыш ясады һәм радиотыңлаучыларның сорауларына җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев