Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада балалар өчен “Психологик ярдәм күрсәтү үзәге” эшли башлады

Дөньяның күпчелек алдынгы илләрендә психолог хезмәтеннән киң файдаланалар, аларда гаилә психолог­ларына кадәр булуы турында беләбез. Бүгенге тынгысыз заманда психолог киңәшләренең кирәклеге аеруча бәхәссез булса да, бу төр хезмәт әле безнең тормышка киң үтеп керде дип әйтеп булмый. Илебездәге вәзгыятьнең елдан-ел катлаулануы, яшүсмерләр арасында өйдән чыгып китү, югалу, үз-үзенә кул салу...

Дөньяның күпчелек алдынгы илләрендә психолог хезмәтеннән киң файдаланалар, аларда гаилә психолог­ларына кадәр булуы турында беләбез. Бүгенге тынгысыз заманда психолог киңәшләренең кирәклеге аеруча бәхәссез булса да, бу төр хезмәт әле безнең тормышка киң үтеп керде дип әйтеп булмый.

Илебездәге вәзгыятьнең елдан-ел катлаулануы, яшүсмерләр арасында өйдән чыгып китү, югалу, үз-үзенә кул салу очракларының ешаюы һәркемне дә борчуга салды һәм узган уку елында Мәгариф һәм фән министрлыгы психологик ярдәм күрсәтү үзәкләре оештыру буенча конкурс үткәрде. Конкурс нәтиҗәләре буенча 15 районга бу хезмәтне оештыру өчен субсидияләр бүлеп бирелде. Әлеге грант программасы буенча сәләтле балалар мәктәбе базасында да "Психологик ярдәм күрсәтү үзәге" оештырылып, үз эшен башлады. Үзәккә министрлык аша 995 мең сумлык психолог бүлмәсе комплекты, диагностика үткәрү өчен программалар урнаштырылган ноутбуклар кайтарылды. Бүгенге көндә үзәктә 2 психолог һәм 1 логопед эшли. Инде логопед Гөлнара Вәлиева районның барлык мәктәп укучыларын тикшереп чыкты. Хәзер авазлар куелуда тайпылышлары булган 32 укучы белән график тәртибендә индивидуаль эш алып барыла. "Бер ай эшләү дәверендә инде нәтиҗәләр дә күренә, кайбер укучыларның дөрес авазлары да барлыкка килде",- дип сөенә Гөлнара Вәлиева. "Тик кайбер әти-әниләрнең үз балаларына битараф булуы гына күңелне борчый: сөйләмендә бик зур тайпылышлар булган баласы 7 сыйныфка җиткәнче бернинди чара күрмәгәннәр", - дип борчылуын да белдерә ул. Психологлар Нәзирә Бариева белән Лилия Мифтахова да укучыларга төрле тест, диагностикалар уздыралар, лекцияләр, тренинглар үткәрү белән шөгыльләнәләр. Яшь буын белән күзгә-күз очрашып социаль-психологик ярдәм күрсәтү, психологик тотрыклылык, яшәү мәгънәсен аңлату, риск төркемендә булган балаларны вакытында ачыклау - алар эшенең төп максаты. Декабрь аеннан башлап, алар, мәктәпләрдән кабул ителгән заявкалар нигезендә урыннарга чыгып укучылар белән очрашулар үткәреп, тест, анкеталар эшләтүне, әти-әниләр белән очрашулар планлаштыра. "Бәлага тарыган бала яки яшүсмер үзе безне эзләп килми бит, үз кайгысына бикләнеп яши бирә. Безнең максат районның иң ерак авылына барып җитеп, андый балаларны вакытында күреп, дөрес юл күрсәтү", - диләр алар. Эшләү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар: "Эффектон" программасы аша 14 төрле диагностика (комлекслы) үткәреп, баланы төрле яклап ачарга, проблемаларын ачыкларга мөмкин. "Волна" программасы дөрес сулыш алу аша психологик киеренкелекне бетерү юлларын ачыклый; Активациометр тестлар аша баланың риск төркеменә керү-кермәвен билгеләргә мөмкинлек бирә. Иң мөһиме, әти-әнинең ризалыгы булу.

"Психологик ярдәм күрсәтү үзәге" турында тулы мәгълүматны Сәләтле балалар мәктәп-интернатының электрон сайтында табарга, сорауларыгыз булса, ppmstsentr@list.ru почтасына да юлларга мөмкин.

Әлбәттә, тормыш булгач төрле чак­лар була: шатлыгы да, кайгысы да. Белгечләр киңәшенә мохтаҗ булганнар өчен түләүсез ярдәм күрсәтүче үзәк барлыгы хакында һәркем белергә һәм дөрес аңларга тиештер дип уйлыйм. Вакытында әйтелгән җылы сүз, дөрес киңәш кешене ялгыш адымнан, үзен харап итүдән саклап калырга мөмкин.

Айгөл Димөхәммәтова,

сәләтле балалар мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев