Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада әфганчылар истәлегенә турнир узды

Саба спорт комплексында Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуына 27 тулу уңаеннан, интернационал бурычларын үтәгәндә һәлак булган райондашларыбыз истәлегенә булдырылган Кубокка 18 яшькә кадәрге яшьләр арасында волейбол турниры үткәрелде. Бәйге Әфганстан сугышы ветераннарының район оешмасы, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә оештырылды. Турнирны ачу тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе...

Саба спорт комплексында Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуына 27 тулу уңаеннан, интернационал бурычларын үтәгәндә һәлак булган райондашларыбыз истәлегенә булдырылган Кубокка 18 яшькә кадәрге яшьләр арасында волейбол турниры үткәрелде. Бәйге Әфганстан сугышы ветераннарының район оешмасы, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә оештырылды. Турнирны ачу тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов, республика хәрби комиссариатының районара бүлеге начальнигы урынбасары Айрат Садыйков, Әфганстан сугышы ветераннарының район оешмасы, волейбол федерациясе җитәкчеләре Илшат Әхмәтшин, Фәнис Вәлиев катнашты. Ун команда арасында барган ярышта җиңүне Югары Симет урта мәктәбе укучылары яулады һәм кубокка лаек булдылар. Алар финалда Икшермә кадет мәктәбе-интернаты Шәмәрдән командасын 2:1 исәбенә оттылар. Кадетлар -2нче, Саба гимназиясе командасы 3нче урынны алды. Призерларга Әфганстан сугышы ветераннарының район оешмасы Грамоталары тапшырылды. Укучылар сугышчы-интернационалистлар монументына веноклар салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев