Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада “Иң яхшы хат язу дәресе - 2013” җиңүчесен тәбрикләделәр [+фото]

Узган атнада районара почтамтта "Иң яхшы хат язу дәресе - 2013" Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңүчене бү­ләкләделәр. Әлеге бәйгене "Россия почтасы" Федераль унитар предприятиесе эпистоляр жанрның традицияләрен яңарту, хат язышуны популярлаштыру максатында байтак еллардан бирле үткәрә. Конкурста районыбыздан катнашучылар турында ишет­кәләсәк тә, моңарчы җиңүчеләр булганы юк иде әле. Ниһаять, моңа...

Узган атнада районара почтамтта "Иң яхшы хат язу дәресе - 2013" Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңүчене бү­ләкләделәр. Әлеге бәйгене "Россия почтасы" Федераль унитар предприятиесе эпистоляр жанрның традицияләрен яңарту, хат язышуны популярлаштыру максатында байтак еллардан бирле үткәрә. Конкурста районыбыздан катнашучылар турында ишет­кәләсәк тә, моңарчы җиңүчеләр булганы юк иде әле. Ниһаять, моңа чик куелды. Конкурста җиңүче - Шәмәрдән лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Шәйхованы тәбрикләргә "Татарстан почтасы" идарәсе директоры урынбасары Светлана Гришина һәм профсоюз комитеты рәисе Гүзәл Сираҗетдинова килгән иде. Педагогка районара почтамп коллективы алдында идарә Дипломы һәм истәлек бүләге тапшырылды.

Лилия Шәйхова конкурс турында июнь аенда лицейның электрон почтасына килгән нигезләмәне укыгач белгән. "Шуннан соң катнашырга булдым. Иренмичә, җиң сызганып эшкә алындым. "Хат язу дәресен үткәрү өчен иң яхшы методик эшләнмә" номинациясенә укучыларның эпистоляр жанр белән кызыксынуын арттыруы өчен хезмәт итәрдәй эшемне әзерләп җибәрдем. Заман яшьләре хәзер интернетта языша. Ә әби-бабайлар йөрәк җылысын кәгазьгә төшергәннәр. Андый хатлар, табигый ки, ихласрак, самимиерәк килеп чыккан. Хезмәтемдә хатның тарихы, аның төрләре, язу кагыйдәләре, эпистоляр жанр әдипләре турында барысы да аңлатылган иде. Аны конкурска җибәрдем дә, көтә башладым. Хәбәр килмәгәч, күңелем төшкән кебек булган иде. Җиңүче икәнемне ишеткәч, бик шатландым инде",- диде 2011 елда "Ел укытучысы" исеменә лаек булган Лилия Шәйхова.

Яшьләрне конвертларга салып җибәрелә торган хатның кадерен белергә өйрәтү аның йөрешен дә арттырыр иде. Почта хезмәткәрләре моңа әзер. Светлана Гришина һәм Гүзәл Сираҗетдинова районара почтамт коллективын, эшчеләрне социаль яклау йөзеннән, 1 октябрьдән ел ахырына кадәр хезмәткә өстәмә түләү чарасы кулланылачагын әйтеп тә куандырдылар. Киләсе елдан да хезмәт хакларының артуы көтелә.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев