Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада каникулларда кая барырга

Яңа елда район халкын, бигрәк тә балаларны күңелле чаралар көтә. Кышкы каникулда районның 8 мәктәбендә лагерь эшләячәк. Лагерьларга йөрүчеләр чаңгы, чана шуу белән беррәттән, китапханәләргә, мәдәният сарайларына экскурсиягә барачаклар. Шулай ук кызыклы шәхесләр белән очрашулар да көтелә. Мәгариф хезмәткәрләре 3 гыйнварда балаларны үзәк мәйданда көтеп калалар. Алар өчен 10.00 сәгатьтә...

Яңа елда район халкын, бигрәк тә балаларны күңелле чаралар көтә. Кышкы каникулда районның 8 мәктәбендә лагерь эшләячәк. Лагерьларга йөрүчеләр чаңгы, чана шуу белән беррәттән, китапханәләргә, мәдәният сарайларына экскурсиягә барачаклар. Шулай ук кызыклы шәхесләр белән очрашулар да көтелә.

Мәгариф хезмәткәрләре 3 гыйнварда балаларны үзәк мәйданда көтеп калалар. Алар өчен 10.00 сәгатьтә чыршы әйләнә төрле кызыклы уеннар үткәрәчәкләр. Шул ук көнне укучылар өчен Лесхозда "Нарат" боз сарае да ишекләрен ача. Мәгариф хезмәткәрләре 4 гыйнварда сәләтле балалар мәктәбе спорт залында баскетбол уеннарында булачаклар.

Олылар өчен чараларны мәдәният хез­мәткәрләре 31 декабрь кичендә үзәк мәйданда "Күңелләрне сафландыра ап-ак кар бөртеге" дигән кичә белән башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X