Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада каникулны эшләр өчен көтәләр

Укучылар әле язгы каникулга чыга гына, инде районыбыз җитәкчеләре мәктәп балаларының җәйге хезмәт чиреген оештыру турында да уйлый, кайгырта башладылар. Алдан хәстәрләнмәсәң, эш урыннары булдыру турында кайгыртмасаң, җәйнең җиткәне сизелмичә дә калачак. Былтыр районыбызда 1275 укучы хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша вакытлыча эшкә урнашкан иде. Аларның...

Укучылар әле язгы каникулга чыга гына, инде районыбыз җитәкчеләре мәктәп балаларының җәйге хезмәт чиреген оештыру турында да уйлый, кайгырта башладылар. Алдан хәстәрләнмәсәң, эш урыннары булдыру турында кайгыртмасаң, җәйнең җиткәне сизелмичә дә калачак. Былтыр районыбызда 1275 укучы хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша вакытлыча эшкә урнашкан иде. Аларның банкта ачылган счетларына үзәк июль аена кадәр - 850, август-сентябрь айларында 1275 сум акча күчерде. Әлбәттә, укучыларга вакытлыча эшкә урнаштырган оешма-предприятие һәм учреждениеләр дә тиешле хезмәт хакларын түләделәр.

Укучылар былтыргы җәйге ялларда кайда, ниләр эшләгәннәр, быелгы каникулларны ничек үткәрергә җыеналар? Шул сораулар белән егет-кызларның үзләренә мөрәҗәгать иттек.

Гөлнур Кәримова, Арташ төп мәктәбенең VIII сыйныф укучысы:

-Мин узган җәйге ялымда "Нырты" предприятиесенең Ике басу Арташтагы административ бинасында җыештыручы булып эшләдем. Чәчәкләр утыртып, аларга сулар сибеп тордым. Укучыларны җәйге каникулда хезмәткә тартуда мәктәбебез үрнәк күрсәтте. Сыйныфыбызда 6 укучы идек, беребез дә кул кушырып йөрмәдек, бердәнбер егетебез Фәүзән фермада тырышып эшләде. Мин быел да былтыргыча кул ияләнгән эшемне дәвам итәргә уйлыйм.

Таңсылу Фазылова, Тимершык урта мәктәбенең IX сыйныф укучысы:

-Мин узган ел июнь аенда балалар бакчасында хуҗалык мөдире булып эшләдем. Хезмәтем хәйран катлаулы булып чыкты, әмма үземә бик тә ошады. Нәниләр өчен китерелгән продукцияне үлчәп алдым, урнаштырдым. Иң күңеллесе 3300 сум күләмендә алган беренче хезмәт хакым иде. Шатлыгым эчемә сыймады. Моннан тыш саклык банкында ачылган счетыма район хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша 850 сум күчте. Акчаны мәктәп формасы, әти-әнигә күчтәнәчләр алырга тоттым. Сыйныфташларым да күбесе эшкә урнашты, вакытларын әрәмгә үткәрмәделәр.

Укуымны, әлбәттә, X сыйныфта дәвам итә­чәкмен. Мин табигатьне, үсем­лек­ләрне, чәчәкләрне яратам. Шуңа күрә Миңгәр авылында теплица үзенә тарта. Апаларга яшелчә үстерүдә булыша алсам, каникулны бушка уздырмавыма бик тә сөенер идем.

Гөлшат Мәхмүтова, Шекше урта мәктәбенең IX сыйныф укучысы:

- Без июнь аенда сыйныфташларым Зәринә, Гүзәл, Фәнүзә, Алисә, Регина белән Шекше авыл җирлегенә эшкә урнашып, төрле төзекләндерү эшләрендә катнаштык. Чишмәләрне тәртипкә китердек, буядык-агарттык, чүп үләннәрен утадык, чәчәкләр утырттык. Хезмәтебездән тирә-якның ямьләнеп калуы күңелгә рәхәтлек өстәде. Бер ай узганы сизелми дә калды. Беренче хезмәт хакымны, гаиләдә киңәшеп, төрле кирәк-яракларга, уку әсбаплары алуга тоттым. Быел да укуымны кайда дәвам итүемә карамастан, әти-әниемә хезмәтем белән ярдәм итәчәкмен.

Гөлгенә Мәннанова, Сатыш урта мәктәбенең X сыйныф укучысы:

- Безнең мәктәптә уку­чыларның җәйге хезмәт чиреген оештыруга зур игътибар бирелә. Моның нәтиҗәләре дә куанычлы булды. Сыйныфташларым, әти-әниләренең ризалыгын алып, күңеле тарткан урынга вакытлыча эшкә урнаштылар. Сыер саудылар, кәҗә көтүе көттеләр, урып-җыю чорында амбарда, мәктәп ремонтында эшләделәр. Мин үзем "Саба" җәмгыятенең Сатыш филиалында хисапчы булдым. Саклау урыннарына "КамАЗ"лар алып кайткан терлек азыгының исәбен алып тордым. Эшемне яратып башкардым. Шушы хезмәтем белән туган авылым эшчәннәренә ярдәм итә алуыма куандым. Алган эш хакым гаиләбез өчен өстәмә керем булды. Быел да куллар эш сорый. Укытучыларыбыз биргән хезмәт тәрбиясенең җимешләре быел да күркәм булыр дип уйлыйм.

Әңгәмәдәш - Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев