Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада кыр эшләреннән бушаган техниканың 1 октябрьгә кадәр кышкы саклауга куелуы күздә тотыла

Алдагы көннәрдә кар да күренергә мөмкин. Синоптиклар шулай ди. Димәк, кыр эшләреннән бушаган техниканы кышкы саклауга куюны да тизләтү мөһим. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр­лыгы һәм район идарәсе боерыклары нигезендә бу эшне 1 октябрьгә, ягъни салкыннар башланганчы төгәлләргә кирәк. Аннары 14-19 октябрьләрдә бое­рыкның үтә­лешенә, агросәнәгать комплексы оешма­ларының көзге-кышкы чорда...

Алдагы көннәрдә кар да күренергә мөмкин. Синоптиклар шулай ди. Димәк, кыр эшләреннән бушаган техниканы кышкы саклауга куюны да тизләтү мөһим.

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр­лыгы һәм район идарәсе боерыклары нигезендә бу эшне 1 октябрьгә, ягъни салкыннар башланганчы төгәлләргә кирәк. Аннары 14-19 октябрьләрдә бое­рыкның үтә­лешенә, агросәнәгать комплексы оешма­ларының көзге-кышкы чорда техника ремонтлауга әзерлегенә конкурс оештырылачак. Барлык таләпләр үтәлгәндә конкурста максималь 170 балл җыярга була. Әйтик, комбайнның двигателе явым-төшем үтмәслек итеп ябылганда, тәгәрмәчләр агартылганда, шиналардагы басым киметелгәндә 5әр балл бирелә. Һәм башкалар. Узган чәршәмбедә район авыл хуҗалыгы пред­приятиеләренең баш инженерлары "Саба" җәмгыятенең "Мичән" филиалы, Тимершык бригадасы, "Туган як", "Болгар", "Симет" җәм­гыять­ләре машина-трак­тор паркларында комбайннарның, тагылма агрегатларның кышкы саклауга куелышы белән таныштылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге консультанты Раиф Харисов белгечләр алдында ясаган чыгышында әйткәнчә, әле кыр эшләре төгәлләнмәгән. Бәрәңгене, 5000 гектардан артык мәйданда кукурузны җыйнап аласы бар. Шуңа күрә бу эшләрне башкарганда беренче чиратта техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүе аеруча мөһим. Көзге чор, язын-җәен эшләп арган механизаторларның талчыгуы бәхетсезлек очракларына китерергә мөмкин. Кыр эшләрен "ЧП"ларсыз төгәлләү бурычы тора.

Ә инде быелгы сезонда вазифасын башкарган техника кышкы саклау урыннарында булырга, комбайннарга аңарчы дефектлары күрсәтелгән ведомость төзелеп диагностика үткәрелергә тиеш. Тимершык бригадасында бу эш 90 процентка үтәлгән. "Туган як" җәмгыяте техника паркында ком­­байннарның гид­роцилиндр­лары тие­шен­чә майланмаган булуы ачыкланды. Парк эшчеләре тагылма агрегатларны ремонтлау һәм көйләү урынын җылыту өчен файдаланылачак мичне көйлиләр иде.

"Болгар" җәмгыятендә паркның ямен былтыр-быел басу күрмәгән иске комбайн ала.

-Әгәр техника гамәлдән чыгарылмаган икән, эшлиме ул, эшләмиме, кышкы саклауга куелган булырга тиеш,- дип аңлатты Раиф Харисов. Ә чүп үләннәрдән арындырылмавы - барлык паркларга да диярлек хас күренеш. Быел сентябрь яңгырлы һәм җылы булды, үләннәр яңадан күтәрелде. Аларны чаптыруга парк хезмәткәрләренең ку­лы җитмәгән. Санап кителгәннәрдән тыш, Мичән машина-трактор паркында да кайбер техника яшеллеккә күмелә башлаган. Ә менә "Симет" җәмгыятендә бөтенләй башка картина. "Егетләр, аерманы сизәсезме? Кайчан килсәң дә, шушындый тәртип биредә", - дип мөрә­җәгать итте Раиф Харисов белгечләргә. Аер­ма, чыннан да, зур, техниканың, тагылма агрегатларның куелышындагы тәр­тип шахмат тактасындагы фигураларны хәтерләтә. Чүп үләннәре үсми. Ә комбайннарны симетлеләр, гомумән, ябык ангарларда саклыйлар: герметик­лаштырасы, коррозиягә каршы эш­кәртәсе, ре­мень­­нәрен дә салдырасы юк. Биредә инженер Рафис Сәүбәнов, парк мөдире Рафис Хәлиуллин оештырган хезмәт уңай бәяләнде.

Раиф Харисов техниканы кышкы саклауга кую белән танышуга йомгак ясап, башкарып бетерәсе эшләрнең Арташ, Олы Нырты, Олыяз, Түбән Шытсу машина-трактор паркларында да барлыгын билгеләп үтте. Туфрак эшкәртү, чәчү агрегатларын тө­зек­ләндерүнең план-гра­фигы инде төзелгән булырга тиешлегенә басым ясады.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев