Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада ник малайлар кызлардан аерым укый

Саба гимназиясендә гадәти булмаган тәҗрибә үткәрәләр. Бу уку елыннан башлангыч сыйныфларда, бишенче класста малайлар кызлардан аерым укый башлаган. Бу берничек тә дин белән бәйле түгел, үзенә күрә укыту методикасы. Фәндә аны гендерлы укыту дип тә атыйлар. Әлеге методиканың асылын аңлау өчен, Саба районы гимназиясе белән элемтәгә кердек. - Район башлыгыбыз...

Саба гимназиясендә гадәти булмаган тәҗрибә үткәрәләр. Бу уку елыннан башлангыч сыйныфларда, бишенче класста малайлар кызлардан аерым укый башлаган. Бу берничек тә дин белән бәйле түгел, үзенә күрә укыту методикасы. Фәндә аны гендерлы укыту дип тә атыйлар. Әлеге методиканың асылын аңлау өчен, Саба районы гимназиясе белән элемтәгә кердек.

- Район башлыгыбыз чит илдә әлеге укыту методикасын өйрәнеп кайтканнан соң, районда гимназиядә әлеге ысулны кулланып карарга булдык. Барлык укытучылар бу хакта җентекләп өйрәнде. Бу уку елыннан малайлар, кызлар аерым укый башлады, - ди Саба районы гимназиясенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Фазылова.
Методиканың төп асылы балаларны җенес буенча бүлүдә генә түгел икән, аларны белем дәрәҗәләренә карап аерганнар. Әйтик, «А» классында иң көчлеләре укый. «Б»дагылар алардан азрак калыша. Чирек нәтиҗәләре буенча, әгәр бала үз классы таләпләренә җавап бирми икән, аны башка сыйныфка күчерәләр.

Әлеге гендерлы укытуны төрле ата-ана төрлечә кабул иткән, каршы килүчеләр дә булган. Әмма шул рәвешле, гимназия малайларга, кызларга аерым якын килеп тәрбия эше алып барырга ниятли. Әйтик, егетләр робот техникасы белән кызыксына, теннисны якын күрә, аларга шул юнәлеш буенча өстәмә мәгълүмат бирелә.

Малайларга кызлардан башка укуы күңелсездер, дигәнемә, Гөлнара ханым:
- Монда бит иң беренче чиратта белем дәрәҗәсен күтәрү мөһим, - дип җавап бирде.
Баксаң, Казанда мондый методиканы инде 25 еллап сынаучы мәктәп тә бар икән. Идел буе районында урнашкан 6 нчы гимназия. Дөрес, хәзер биредә ике генә класста малайлар кызлардан аерым укый. 1990 елларда, җинаятьчел төркемнәр барлыкка килгән заманда, мондый укыту чынлап та актуаль булган. Малайларда ир-ат сыйфатларын тәрбияләү мөһим саналган. Ул чакта бу мәктәптә укучылар кичке бишләргә кадәр шөгыльләнә торган булганнар. Дәресләрдән соң төрле түгәрәкләрдә мәш килгәннәр. Ул чакта бюджеттан да моның өчен акчалар шактый бүлеп бирелә торган булган. Вакыт узу белән, бюджетны кыскартканнар, ир-ат укытучылар, хезмәт хакы аз дип, мәктәп­ләрдән киткәннәр. Ә 35ләп малай укыган сыйныфны хатын-кыз укытучы тыңлатып карасын әле. Кыскасы, әлеге укуга корылган класслар кими башлаган. Былтыр 6нчы гимназиядә 18 малай гына укыган соңгы класс чыгарылган.

Бу укытуның уңай яклары да, тискәре яклары да җитәрлек, ди белгечләр. Малайлар арасында материалны тизрәк үзләштерүчеләр күбрәк, кызлар пөхтәрәк, шулай ук, аерым уку аркасында, әле дә өйләнә алмыйм, дип зарланган егетләр дә бар икән. Саба гимназиясендә хәл ничег­рәк булыр, вакыт күрсәтер. Беренче нәтиҗәләр уку елы азагында билгеле булачак.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев