Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Сабада сарымсак үстерәләр

    - Кирәк булгач кибеткә читтән кайткан сарымсакны мәҗбүри алам. Үзем утырткан идем, үстерә белмим, - дип зарланды беркөн танышым. Менә шуннан соң үзебезнең якта сарымсак үстереп, кәсеп итүчеләр юк микән, дигән уй керде. Бик күп булмаса да бар икән, безнең Саба якларында да. Икшермә, Юлбат, Килдебәк авылларында берничә хуҗалык алынган...

    - Кирәк булгач кибеткә читтән кайткан сарымсакны мәҗбүри алам. Үзем утырткан идем, үстерә белмим, - дип зарланды беркөн танышым. Менә шуннан соң үзебезнең якта сарымсак үстереп, кәсеп итүчеләр юк микән, дигән уй керде. Бик күп булмаса да бар икән, безнең Саба якларында да. Икшермә, Юлбат, Килдебәк авылларында берничә хуҗалык алынган бу эшкә.

    Иң тәҗрибәлеләре, осталары Килдебәктә дигәч, алар турында беләсе килеп авыл җирлегенә хәбәргә чыктым. Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Гарифуллин:

    - Авылның иң тырыш, булдыклы гаиләләренең берсе алар Идрисовлар. Кичке якта гына килсәгез инде, көндез эштә, кич бакчада, телефон алырга вакытлары юк аларның, - дисә дә, хәбәргә чыккан идем, чыннан да ансат кына эләгә алмадым. Кукмара базарына сарымсак сатарга йөргән көннәренә туры килдем.

    Икенче көнне килгәндә эңгер-меңгер төшсә дә, бакчаларында сарымсак уңышы җыя иде Алсу белән Илдус. Булышчы кызлары - Алинә белән Гөлинәгә дә эш җитәрлек.

    - Бу арада сарымсак сатарга йөрибез, эш күп. Безнең элек әниләр үстергәннән калган шәмәхә сорт, аны бик яратып алалар, - ди хуҗалар. Хезмәттән рәхәтлек табып яши белүче бу гаилә йортлары янәшәсендәге бәрәңге бакчасына алты ел элек сарымсак утырта башлаган. Бәрәңгене сарымсакка алмаштыруның отышлы икәнен алдан уйлап эш иткәннәр. Җәмәгате Алсу да:

    - Бәрәңгенең табышы юк, чыгымы да бик күп. Акча түләп башта җирен сукалыйсы, утыртасы, рәт арасын эшкәртәсе. Сарымсакны бер утыртып куйсаң, эше дә әлләни күп түгел, - дип сарымсак үстерүнең отышлы якларын санап күрсәтте. "Икенче икмәк" үстерүдән дә бөтенләй туктамаганнар. Анысын кырга утыртканнар.

    - Бакчада гына булгач уңайлы, өйгә кергән-чыкканда да күз алдында, үскәнен күреп хозурланабыз, - дип җәмәгате дә сүзгә кушыла. - Әлләни мәшәкатле дә түгел. Утыртыр алдыннан бакчаны сукалап, тирес кертәбез. Моңарчы сыер тиресе керткән идек, быел ат тиресе дә кушып карадык.

    - Орлыгын үзегез әзерлисезме?

    - Без орлыктан утырмыйбыз. Бер елны чәчеп карадык, өшеде. Кыш чыгарга да ышанычлы түгел икән, дип таптык. Алай утыртканда отышлырак инде, сүз дә юк. Ә болай күпме сарымсак тырнагын утыртырга туры килә. Чама белән 12-13 мең тырнак төртәбез. Чәчү процессын сентябрьдә, бик сирәк кенә октябрь башында, суыклар башланганчы, җир туңдырганчы, җылырак вакытта эшлибез. Рәт араларын 15-16 см калдырабыз. Орлыкны 10 см тирәнлеккә берне төшерәбез. Шуннан соң җәен чүбен утасаң, туфрагын йомшартсаң, су сипсәң үзе үсә ул. Су сибүне елына карап башкарасың.

    - Үсемлекнең башларын өзмәсәң ун процент уңыш югала, диләр...

    - Аны кемдер кисеп ала, ике сарымсак башын бәйләп куючылар да бар бугай. Без сындырабыз. Алинә белән икебез түтәлнең ике ягынннан кереп китәбез дә, бик тиз генә сындырып чыгабыз,- ди Алсу. Йолкып алгач кояшлы булса тү­тәлдә, яңгырлы көннәр икән, коры һәм җилләтелгән урында киптерәбез. Туфрагын кагып, җайлап кына тамырларын кисәсе. Өске ягында "муенын" 4-5 см калдырасы, төптән киссәң бозыла. Мәшәкате күп инде, тәрбия кирәк барыбер.

    - Хезмәтенә күрә уңышы ничек?

    -Беренче елларны күбрәк уңыш ала идек. Ул чакта яңгырлар мулдан яугач сарымсаклар да зуррак булды. Шулай да зарланырлык түгел. Менә быел 15 капчык тирәсе саттык инде, әле тагын бар. Ләкин быел акрынрак бара.

    Бер капчык сарымсак утыз-утыз биш килограмм авырлыкка җитә дип чамаласак та, сарымсак үстерүнең файдасын күрергә мөмкин икән, дип кайттым мин Идрисовлар яныннан. Һәрхәлдә Алсу белән Илдус кебек тырыш булганда.

    Замирә Сәмигуллина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: