Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада Шәүкәт Биктимеров исемендәге республика театр сәнгате конкурсы үтте [+фото]

Район сәхнәсе җыр-биюләрдән тынып тормый. 6 декабрьдә бирегә республиканың театр сәнгатен яратучы балалар җыйналды. Район "Балалар иҗат үзәге" муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе тарафыннан игълан ителгән Шәүкәт Биктимеров исемендәге театр сәнгате конкурсының беренче турында республикадан 38 коллектив катнашкан иде. Җиңү яулаган 9 коллектив кабат район сәхнәсендә үзләренең чыгышларын тәкъдим...

Район сәхнәсе җыр-биюләрдән тынып тормый. 6 декабрьдә бирегә республиканың театр сәнгатен яратучы балалар җыйналды. Район "Балалар иҗат үзәге" муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе тарафыннан игълан ителгән Шәүкәт Биктимеров исемендәге театр сәнгате конкурсының беренче турында республикадан 38 коллектив катнашкан иде. Җиңү яулаган 9 коллектив кабат район сәхнәсендә үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр. Алар арасында районның Лесхоз, Тимершык урта, Олы Арташ төп, Саба гимназиясеннән һәм сәләтле балаларга белем бирү мәктәп-интернатыннан, Мамадыш, Биектау районыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәреннән театр коллективлары бар.

- Башка төр конкурслар белән чагыштырганда, республикада театр сәнгате юнәлешендәге бәйгеләр күп түгел, шуңа да бу конкурсның дәвамлы булуын телибез. Шул ук вакытта Шәүкәт Биктимеров исемен киләчәк буынга тапшыру өчен дә кирәкле чара. Бүгенге көндә балаларны китап укымый дибез, ә театр аша аларда татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләнә, - дип, бәйгенең әһәмиятен билгеләп үтте район Балалар иҗат үзәге директоры Венера Хәбибрахманова.

Быелгы бәйге Туфан Миңнуллин әсәрләренә багышланган булуы белән дә үзенчәлекле. "Әлдермештән Әлмәндәр"не генә укыгач та, яшәү дәрте ташып торган, шаян, көләч карт һәрчак күз алдыбызга Шәүкәт Биктимеров образында килеп баса. Театр уйнарга өйрәнүче балаларда да аның образы аша яхшылык, киң күңеллелек кебек сыйфатлар тәрбияләнә. Нәни артистларның кайсы белән аралашсак та, рольләрен зур җаваплылык тоеп өйрәнгәннәр. Саба гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Гүзәл Шәмсетдинова да театрны карарга да, уйнарга да яратуын уртаклашты:

- Туфан абыйның "Әниләр һәм бәбиләр" әсәрен сәхнәләштердек. Мин баш табиб - Зәйтүнә Закировна ролендә уйнадым. Сүзләре бик җиңел өйрәнелде, ике-өч көн эчендә ятлап, спектаклебезне башта мәктәптә укытучыларга тәкъдим иттек. 8-11 сыйныфлар арасында өченче урынны алдык.

Укучыларның чыгышларына бәя биргән комиссиядә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Рөстәм Гайзуллин да бар иде. Күптән түгел ул балалар иҗат үзәгендә мастер-класс оештырды. Театр дөньясында кайнап яшәүче буларак, Рөстәм балаларның чыгышларын уңай бәяләде:

- Мастер-класс уздырганда да вакытны бушка уздыру булмас микән дип куркып килгән идем. Әмма уйнарга теләк белдереп торучы балаларны күргәч, шатландым, хәтта кайберләренең осталыгына шаккаттым. Һәм бу конкурсның Сабада узуы, оештыручыларның башлап йөрүе бик күркәм гамәл. Шушы конкурс аша балалар театрга килә, иң мөһиме - алар театр сәнгатенә битараф түгел.

Гран-прига Яр Чаллы шәһәренең театр коллективы лаек булды. Беренче урында - Олы Арташ төп мәктәбенең "Балачак" театр коллективы һәм Мамадыш, Биектаудан килгән укучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев