Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада Ватан геройларын искә алдылар

Өченчекөн билгеләп үтелгән Россиядә Ватан геройлары көнендә районыбызда төрле чаралар планлаштырылган иде. Иртәнге сәгать 9да район үзәгендәге билгесез солдат һәйкәле янына Саба муниципаль районы башкарма комитеты бүлекләре, хәрби комиссариатының районара, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлекләре җитәкчеләре килде. Алар Ватан сугышы елларындагы батырлыклары һәм тыныч вакыттагы казанышлары югары дәүләт бүләкләре...

Өченчекөн билгеләп үтелгән Россиядә Ватан геройлары көнендә районыбызда төрле чаралар планлаштырылган иде. Иртәнге сәгать 9да район үзәгендәге билгесез солдат һәйкәле янына Саба муниципаль районы башкарма комитеты бүлекләре, хәрби комиссариатының районара, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлекләре җитәкчеләре килде. Алар Ватан сугышы елларындагы батырлыклары һәм тыныч вакыттагы казанышлары югары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелгән райондашларыбыз алдында тирән хөрмәт белән баш иеп Мәңгелек ут алдына тере чәчәкләр салдылар. "Үткәнне онытканның киләчәге юк, дигән хакыйкатьне истә тотып, бу көнне билгеләп үтү - намус бурычыбыз. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында шушы көнгә багышланган чаралар үткәрелә. Ватан геройларын искә алуның яшь буынны тәрбияләүдә, аларда батырлар безнең өчен үрнәк дигән фикерне ныгытуда әһәмияте зур",- диде башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов. Ватан геройлары көненә багышланган чаралар мәгариф учреждениеләрендә кичә дә класс сәгатьләрендә дәвам итте. Китапханәләрдә, район музеенда китап күргәзмәләре оештырылды, мәдәният йортларында клуб берләшмәләренә йөрүчеләр белән "Районыбызның Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт геройларын беләсеңме?" дигән темага викториналар, әңгәмәләр үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев