Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Сабада ярминкә гөрләп узды [репортаж]

    Узган шимбәдә, эшкә барасы булмаса да, Сабада яшәүчеләрнең байтагы иртә уянды. Халык үткән атнаның районыбыздагы мөһим һәм төп вакыйгасы - ярминкәгә ашыкты. Мәдәният йорты каршындагы мәйданга иртәнге сәгать 7дән салам, печән, утын, ашлык, фураж, бәрәңге, сөт төягән машиналар килеп туктаган иде инде. Шулай итеп, ярминкә күпләгән оешма-хуҗалыклар эше булып әверелде....

    Узган шимбәдә, эшкә барасы булмаса да, Сабада яшәүчеләрнең байтагы иртә уянды. Халык үткән атнаның районыбыздагы мөһим һәм төп вакыйгасы - ярминкәгә ашыкты. Мәдәният йорты каршындагы мәйданга иртәнге сәгать 7дән салам, печән, утын, ашлык, фураж, бәрәңге, сөт төягән машиналар килеп туктаган иде инде. Шулай итеп, ярминкә күпләгән оешма-хуҗалыклар эше булып әверелде. Ул арада капчык­лар машиналардан үлчәүгә, аннан сатып алучыларның автомобильләренә күчә башлады. Сабадан терлек асраучы Ренат белән Гөлшат ашлыкны төрлесеннән күп итеп алдылар.

    - Халык сусаган икән яр­мин­кәгә, агыла гына,- дип куйды "Машина-технология станциясе" җәмгыятеннән арпа, бодай, фураж алып килгән Әнәс Шәмсевәлиев.

    -Халык өчен тырышабыз бит инде,- диде ашлык янына печәнен салган эшмәкәр Рөстәм Гомәров.

    Продукциягә куелган хакны халык үзе чамалады, бәясеннән тормадылар дисәк тә була. Дөрес, кыйммәтсенүчеләр дә булды. "Мин малларга онны солы кушып тартам, йомшакка килә. Әмма дә ләкин солыга бәяне кыйммәт куйганнар иде",- диде машиналарны әйләнеп чыккан Рәсүл абыебыз.

    Шулай да бодай ярминкә көнне гадәти көндәлек бәяләрдән арзанрак иде. Аны "Мөхәммәтшин" хуҗа­лыгы - 8 сум 50 тиеннән, ә "Симет"тән алып килүчеләр 8 сумнан сатты.

    Халык үз өстәле өчен сөт, ит, бал алды. Ә май, сыр, эремчек белән ике урыннан сату иттеләр. Бәяләр аермасы да сизелде. Әйтик, Балтач сөт комбинаты машинасыннан атлан майны килосын 220 сумнан саттылар. Сабаларныкы исә 260 сум иде.

    -Сабада ярминкә икәнлеген каян белдегез?- дип сорадым Балтач кызларыннан.

    -Безне районыгыз җитәкче­ләре чакырды,- дип җавап бирделәр сатучылар.

    Сайлау мөмкинлекле, чын базар мөнәсәбәтләре ачык чагылган ярминкә булды бу. Халык үзе дә чыккан иде базарга. Сатыштан Мәдинә апа ярминкәдә йөрүчеләргә - суган орлыгы, Сабадан Сания апа дару үләннәре, оекбаш-башмаклар, Рафис За­һи­дуллин итекләр тәкъдим итте.

    Гомумән, сәүдә җанлы барды. Ике кулын селтәп килгәннәр ярминкәдән ике­шәр сумка күтәреп кайтып китте.

    -Менә биш мунчала, бал, прополис алдым, Казаннан кайткан кызым сувенир тоз савытларына кызыкты,- дип ярминкәдән кәнәгатьлеген белдерде урман продуктлары сатучы белән исәп-хисап ясаган Таһирә апа Хаҗиева.

    Ул арада мангалларда шашлык кызды, казаннарда майлы карга боткасы пеште. Үзе белән тәлинкәләр алып килгән халык тары, дөге, карабодай боткасы, уха, кайнар чәй, коймак белән бушка сыйланды. "Өйдә болай тәмле булмый, менә җылынып та киттек",- дия-дия тәлинкәләрне ялтыраттылар. Әйе, көне котып җилле, салкынча иде шул. Әмма һава шартлары төрле уеннарда катнашучыларга әллә ни комачауламады. Банк хезмәткәрләре оештырган "балык тоту" уенында катнашучыларга гына авырга килде. Җил җепкә эленгән боҗраны бик каты тирбәтте, шампан шешәсе башына киертергә һич мөмкинлек бирмәде. Шулай да өч ир-атка һәм бер малайга бәхет елмайды.

    Быел Нәүрүз бәйрәменең башлануын иртәрәк игълан иттеләр. Сабалыларны бәйрәм белән котлау өчен сүз башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиевка бирелде.

    -Нәүрүз - татар милләтенең дә олы бәйрәме, язны каршылау тантанасы көне. Быелгы бәйрәм "Нәүрүз"не оештыруга зур өлеш керткән "Нәүрүз" халык фольклоры ансамбленә 25 ел тулу белән истәлекле. Рөхсәт итегез, сезне бу бәйрәм белән тәбрикләп үтәргә, барыбызга да исәнлек-саулык, булганының игелеген кү­рергә язсын!- диде ул.

    Ә сәхнәдә җыр-бию дәвам итте. Һичшиксез, бәйрәмнең йөзек кашы - Яз кызы- Нәүрүзбикәнең килүе тантананың үзәк өлеше иде. Дөрес, быел Кыш бабайны озатулар булмады. Әллә шуңа күрә инде, көннәр һаман салкын тора, ак фасыл бирешергә теләми. Кем әйтмешли, мартта шарт итте әле, апрель ни күрсәтер?

    Фотоларны МОНДА басып карый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: