Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Сабада яшь белгечләрне авылда калдыру мәсьәләләренә багышланган очрашу үтте

    Узган атнада Саба аграр көллиятенә Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азак-төлек идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе Казан дәүләт аграр университеты, дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галимнәре килде. Районның 19 мәктәбеннән 117 укучы катнашында үткән очрашу яшь белгечләрне авылда калдыру мәсьәләләренә багышланды. Тармакны...

    Узган атнада Саба аграр көллиятенә Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азак-төлек идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе Казан дәүләт аграр университеты, дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галимнәре килде. Районның 19 мәктәбеннән 117 укучы катнашында үткән очрашу яшь белгечләрне авылда калдыру мәсьәләләренә багышланды.

    Тармакны кадрлар белән тәэмин итү проблемалары һәм аның перспектив юнәлешләре турында фикер алышу булды. Бүген республиканың агросәнәгать тармакларында 90 меңләп кеше эшли. Тармакта төп звеноның профильле белгечләре җитми. Әйтик, агрономнар, зоотехниклар белән тәэмин ителеш 86 һәм 77 процент кына тәшкил итә. Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүчеләр саны ел саен 6-8 процентка кими. Мондый хәлнең төп сәбәпләре - түбән эш хакы, авыл хезмәтенең дәрәҗәсе, торак, хезмәт шартларының тиешле дәрәҗәдә булмавы, шулай ук эш бирүчеләрнең кадрлар әзерләү мәсьәләсе белән кызыксынмавы.

    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда белгечләрне тотып калу чараларын күрә. Югары уку йортларын тәмамлаучыларга башлангыч түләүләр һәм төп хезмәт хакына бюджеттан ай саен бер ел дәвамында өстәмәләр түләнә, грантлар, авыл хуҗалыгы җитештерүе тармагында эшләүче белгечләргә авылны социаль үстерү программасы буенча торак төзү өчен субсидияләр һәм ташламалы кредитлар алуга өстенлекләр бирелә.

    Әмма авыл хуҗалыгы белгечлеге алган яшьләрнең барысы да туган якларына эшкә кайтмый. Очрашуда ясаган чыгышында Министрлыкның фән, мәгариф һәм инновацияле технологияләр бүлеге начальнигы Наил Хәмидуллин: "Әйтегез әле, биредә XI сыйныфтагылар арасында механик, агроном, зоотехник, ветеринария табибы булырга теләүчеләр бармы?" - дип мөрәҗәгать иткәч тә, кыз-егетләр арасында кул күтәрүчеләр табылмады. Шулай да нигездә авыл хуҗалыгы белгече булырга теләгән укучылар Н.Хәмидуллин чыгышы егет-кызларда кызыксыну уятты шикелле. Ни өчен дисәк, министрлык хәзер студентларга уку вакытында ук ярдәм итәргә ышандыра. Әгәр авыл хуҗалыгы предприятиесенә белгеч кирәк икән, ул мәктәп тәмамлаучы егет яки кыз белән килешү төзи дә, аңа ай саен 5 мең түли, министрлык та студентка шулкадәр сумма өсти. Диплом алгач, килешү төзегән предприятиедә - 3 ел, әгәр йортлы итсә кимендә 5 ел эшләргә кирәк булачак. "Үзем дә, элеккечә әйтсәк, 60 сум колхоз стипендияне алып укыдым. Шушы тәҗрибәне кире кайтарырга булдык. Әгәр социаль стипендия дә түләнә икән, студент аена 13-14 мең сум стипендияне алып укыячак. Ялгышмасам, вуз студентларының 1370 сум стипендиясе янында бу - зур акча",- дип сөйләде Наил Хәмидуллин.

    Быел министрлык 200 кешегә квота бирә. Инде башка районнардан гаризалар килә башлаган. Авыл хуҗалыгы белгечлеге үзләштерергә теләүчеләрнең исем-фамилияләре март ахырына министрлыкка барып җитәргә тиеш.

    Очрашуга килгән IX сыйныф укучыларын исә укырга аграр көллияткә чакырдылар. Көллият директоры З.Бикмөхәммәтов чыгышында биредә белем алуның барлык уңайлыклары һәм өстенлекләре ачылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: