Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада яшәүче хатын-кыз балигъ булмаган үги кызына мәрхәмәтсезлек гамәле кылган

18 февральдә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов рәислегендә үткән чираттагы утырышында барысы 11материал каралды. Комиссия әгъзалары иң элек гимназиядән кергән гариза нигезендә Сабада яшәүче хатын-кызның балигъ булмаган үги кызына карата кылынган мәрхәмәтсезлек гамәле тикшерде. Үз баласын аталарча кайгыртмаганы өчен әти кешегә кисәтү ясалды һәм гаиләнең...

18 февральдә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов рәислегендә үткән чираттагы утырышында барысы 11материал каралды. Комиссия әгъзалары иң элек гимназиядән кергән гариза нигезендә Сабада яшәүче хатын-кызның балигъ булмаган үги кызына карата кылынган мәрхәмәтсезлек гамәле тикшерде. Үз баласын аталарча кайгыртмаганы өчен әти кешегә кисәтү ясалды һәм гаиләнең күзәтү астына алыначагы искәртелде.

Иң аянычы шул: эчкечелек нәтиҗәсендә комиссиянең даими "кунагына" әйләнгән хатын-кызларның күп булуы. Алан-Елга авылында яшәүче ике бала анасы да начар гадәтеннән ваз кичәргә җыенмый. Бу гамәле өчен аңа 500 сум штраф түләтергә дигән карар чыгарылды, яшәү рәвешен уңай якка үзгәртмәсә, катгый карар кабул ителәчәге искәртелде. Шекше авылыннан сыра кулланган хәлдә тоткарланган балигъ булмаган үсмер үзе дә, әнисе дә җавап тотты. Тискәре күренеш нәтиҗәсендә гаилә бюджетына 500 сум зыян килде. Районның ведомствоара комиссиясеннән алынган гариза нигезендә, социаль яктан авыр гаиләдә уңай якка үзгәрешләр күзәтелүе сәбәпле, ул учеттан төшерелде. "Тургай" приютыннан Сәрдәдән булган өч баланың гаиләләренә кайтару эше тикшерелеп, уңай хәл ителде. Сабада яшәп, тормышын дөрес юнәлештә алып бармаган Альбинаның (исеме үзгәртелде) ике балигъ булмаган баласы язмышы аны түгел, комиссиядәгеләрне ныграк борчуы сәер, әлбәттә. Чөнки бер баласына аналык хокукыннан мәхрүм ителгән, бер яшьлек баласын да тиешенчә тәрбияләми. Үзе дә әбисе тәрбиясендә үскән ана кешенең балаларына битарафлыгы бер кысаларга да сыймый.

Саба гимназиясе укучысының бер сәүдә үзәгеннән чит әйбергә кызыгу нәтиҗәсендә энергетик эчемлек алып чыгуы да зур ялгышуларга киртә булырга тиеш.

Икенче көнне комиссиянең күчмә утырышы Шәмәрдәндә булды. Анда сүз нигездә Шәмәрдән лицеенда укучы ике егетнең күп дәрес калдыруы, белем алуга салкын караулары хакында барды. Мәсәлән, гыйнвар аенда 8 сыйныф укучысы калдырган 15 дәреснең унысы сәбәпсез булуы ачыкланган. Әти-әниләре бу очракта моның сәбәбен бала сәламәтлегенә бәйләп аңлатсалар да, табиб белешмәсе булмагач, дәрес калдыруны берни белән дә аклап булмый. Алга таба да мондый күренеш дәвам итсә, чараның катгыйланачагы әй­тел­де. Шулай ук күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче V сыйныфта укучы малай өлгереше начар булуы сәбәпле, берничә ел бер сыйныфта укырга мәҗбүр. Малайның әтисенә улын махсус медицина күзәтүе үткәрү бурычы куелып, өйдә укыту тәртибенә күчерүне хәл итү мәсьәләсе күтәрелде.

Комиссиядәгеләрне кайбер очракларда тәртипләрен яхшы якка үзгәртү буенча берничә ел эш алып барылуга карамастан, уңай нәтиҗәләре күренмәве хафага сала. Башкалар ялгышыннан һәркем үзенә гыйбрәт алсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев