Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” үтте

Ел саен илебездә 21-28 апрель көннәрендә "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" дип исемләнгән Бөтенроссия ирекле акциясе үтә. "Балкыш" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге акция кысаларында ялгыз яки авыр тормыш шартларында гомер кичерүчеләргә ярдәм күрсәтүне максат итеп куя. Игелекле чараларда үзәк базасында оештырылган ирекле "Волонтер" отрядының 30лап...

Ел саен илебездә 21-28 апрель көннәрендә "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" дип исемләнгән Бөтенроссия ирекле акциясе үтә. "Балкыш" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге акция кысаларында ялгыз яки авыр тормыш шартларында гомер кичерүчеләргә ярдәм күрсәтүне максат итеп куя. Игелекле чараларда үзәк базасында оештырылган ирекле "Волонтер" отрядының 30лап активисты катнаша. Быел отряд акциянең һәр көнен үзенчәлекле уздырды. Әйтик, 21-22 апрель - "Изгелек көне", 23 апрель - "Шатлык көне", 24 апрель - "Сәламәтлек һәм чисталык көне", 25 апрель "Ярдәм көне".

Акция барышында "Волонтер" активистлары 21 апрельдә "Алтынчәч" балалар бакчасында "Сәламәт яшәү" дигән темага әңгәмә, 22 апрельдә Саба гимназиясенең I сыйныф укучылары белән "Яхшылык дәресе" үткәрделәр. Иске Икшермә "Тургай" приюты балалары белән Саба музеена сәяхәткә бардылар, "Сәламәт булыйк" һәм " Чишмәләрдә эчәр суым бар" исеме белән акцияләр узды.

Шулай ук 25 апрель көнне "Балкыш" үзәгенең өлкәннәргә ярдәм итү бүлекчәсендә исәптә торган тыл һәм хезмәт ветераны Габделбәр Мәүлинның (Саба) тәрәзәләрен юып, өй биләмәләрен җыештырдылар. Яңа буын "Тимурчылары" райондашларыбызга игелек өләшүне дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев