Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Сабадагы бер хуҗалыкта янгын чыккан [+фото]

    24 апрельдә Сабаның Гагарин урамындагы бер хуҗалыкта сарай стенасына беркетелгән электр автоматыннан ут чыккан. Хуҗаларның бу хәлне вакытында күреп калып, шунда ук ут сүндерү җайланмасы (огнетушитель) һәм махсус савыттагы суны кулланып, утны зурга җибәрмичә калалар. Йорт хуҗаларының шушы гади генә таләпләрне үтәве зур фаҗигадан саклап кала алды. Үзебезнең иминлегебез үзебездән...

    24 апрельдә Сабаның Гагарин урамындагы бер хуҗалыкта сарай стенасына беркетелгән электр автоматыннан ут чыккан. Хуҗаларның бу хәлне вакытында күреп калып, шунда ук ут сүндерү җайланмасы (огнетушитель) һәм махсус савыттагы суны кулланып, утны зурга җибәрмичә калалар. Йорт хуҗаларының шушы гади генә таләпләрне үтәве зур фаҗигадан саклап кала алды. Үзебезнең иминлегебез үзебездән тора, дигән сүзне онытмыйк, коры, җилле көннәрдә барлык хуҗалыкларда да су мичкәләре яки беренчел янгын сүндерү чаралары булдырып кую зарур.

    Илдар Хуҗин,

    Янгын күзәтчелеге бүлеге дознователе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: