Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабадагы кар сыннары берсеннән-берсе күз явын алырлык

Атка атланып мәдәният елы килә. Ә безнең мәдәниятле Саба халкы елны күркәм уңышлары, күңелле чаралары белән каршы алды. Кар-боздан да матурлык тудырырга сәләтле булуларын декабрь урталарыннан ук күзәттек. Төнге утлар яктысында җанланып китәрдәй булып елмаючы ул кар сыннары арасына 30 декабрьдә Кыш бабайлар да килде. Сабада күркәм традициягә кергән парадны...

Атка атланып мәдәният елы килә. Ә безнең мәдәниятле Саба халкы елны күркәм уңышлары, күңелле чаралары белән каршы алды. Кар-боздан да матурлык тудырырга сәләтле булуларын декабрь урталарыннан ук күзәттек. Төнге утлар яктысында җанланып китәрдәй булып елмаючы ул кар сыннары арасына 30 декабрьдә Кыш бабайлар да килде. Сабада күркәм традициягә кергән парадны район башлыгы Рәис Миңнеханов кабул итте. Иң беренчеләрдән булып, Яңа ел котлаулары белән районның төп кыш бабае сәламләде. Аның артыннан районда эшләп килүче оешма-предприятиеләрнең җәяүле Кыш бабайлары мәйданга керде. Саба үзәк хастаханәсе, финанс-бюджет палатасы, Килдебәк авыл җирлегенең җәяүле Кыш бабайлары, Кар кызлары һәм җәнлекләре бердәм булып, башкалардан үзенчәлекле итеп, бәйрәмчә киенеп, тантанага килгәннәр. Килдебәк якларына урманнарның якынлыгы үзен күрсәтте: шуннан гына чыкканнар диярсең, бу яктан дүрт Кыш бабай килгән. Авыл җирлекләре, гадәттәгечә, халкыбызның милли йөзен чагылдырган җигүле атлар бизәгәннәр. Үз елларын ул атлар да сизде, күрәсең, озын чакрымнар узуларына карамастан, мәйданга арымый-ялыкмый, горур басып керделәр. Олы Нырты, Мишә, Олы Шыңар авыл җирлекләреннән килгән җигүле атлар аеруча матур бизәлгән. Дугаларына чорналган чиккән сөлгеләр, җиз кыңгырау, тальян моңнары гореф-гадәтләребезнең әле Саба жирлегендә яшәвен тагын бер кат раслады. Атларны техника алмаштырды. "Буран"нарга ясалган төрле җәнлекләр, авыр техникага яраклаштырылган терлек, кош-корт, барысын да күрергә була иде биредә. Сабаның үзәк урамына жыелган халыкны 50дән артык Кыш бабай һәм Кар кызы, йөзләгән клоун, төрле җәнлек, кош-корт бәйрәм белән котлады, балаларга яңа ел тәм-томнары өләште. Сокландыргыч эшләргә акчалата премияләр тапшырды. Парадта исә 1нче урынга "Газводстрой" оешмасының Әтәче лаек булды. "Рамазан" җәмгыятенең "үгезе", юл төзүчеләрнең "дуңгыз" сыны да югары бәяләнде.

Быел унберенче тапкыр узган Кыш бабайлар парадыннан соң бәйрәм чарасы үзәк чыршы янында дәвам итте. Халыкның күплегеннән әлеге тамашаның никадәр көтеп алынганлыгын чамалавы кыен түгел иде. Рәис Миңнеханов аларны Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләде, 2013 елда башкарылган хезмәтләргә тукталып, югары эш нәтиҗәләре өчен рәхмәтен белдерде. "Хезмәттә сынатмаган оешма-предприятиеләр төп вазифалары белән беррәттән, өстәмә саналган чараларны да җиренә җиткереп башкара, зур рәхмәт барыгызга да", - диде. Бәйрәмнең төп күрке булган чыршыда аллы-гөлле утлар кабынгач, тамаша тагын да җанланып китте. Иң элек биләмәләрне бизәү буенча конкурска йомгак ясалды. Сыннар ясауда сәнгать әсәре булырдай шаккаткыч манзара булдырганнары өчен Гран-при Саба аграр көллиятенә бирелде. Күп еллардан бирле бозчы-скульптур осталыгына ия булган "Сабагаз" идарәсе командасы 1урынга лаек дип табылды. "Татавтодор"ның Саба филиалы коллективының тырышлыгы 2нче урын белән бәяләнде. Өченче урын Спорткомплексның "сыннар шәһәрчеге"нә бирелде. Балалар бакчалары да үз биләмәләренә бәйрәм рухы өстәү өчен зур тырышлык куйганнар. Район үзәгендә 1нче урынны - «Бәләкәч» балалар бакчасы яулады. "Кыңгырау" - 2нче, "Шатлык" 3нче урынны алды. Авыллар буенча 1урын Сәрдә балалар бакчасына бирелде. Мәктәпләр буенча биләмәләрне бизәүдә 1 урынга Олы Кибәче мәктәбе лаек дип табылды. 2 урында - Яңа Мичән һәм Икшермә кадет, 3нче урында - Олы Арташ мәктәпләре.

Авыл җирлекләре арасында ничә ел инде Лесхоз бистәсендә тудырылган әкияти матурлыкны кабатлый алучылар табылмый. Явлаштау, Шыңар авыл җирлекләре осталыгы да призлы урыннар белән бәяләнде. Икшермә авылының "Тургай" приюты, Югары Утар интернат-йорты да аерым номинациядә бүләкләнде. Шәхси хуҗалыклар арасында да капка төпләрен, урамнарны кар сыннары, чыршылар белән бизәүчеләр арткан. Байлар Сабасында яшәүче Альбина Гүзәлова матурлык тудыруда үрнәк күрсәткән. Авыл җирлекләре буенча да сыннар ясаган гаиләләрнең хезмәтләре дә бәяләнде. Бигрәк тә Олы Шыңар, Шекше, Явлаштау авыл җирлекләрендә яшәүчеләр матурлык тудыруга сәләтләрен төрле сыннар аша күрсәткәннәр.

Шулай ук бәйрәм чарасында район данын яклап, төрле фестивальләрдә зур җиңүләр яулаган "Сабагаз" идарәсенә Рәхмәт хаты тапшырылды. Кичке күктә балкыган фейерверкларны халык "ура" кычкырып алкышлады. Бәйрәм концерты, Кыш бабай, Кар Кызы сәламләве озак дәвам итте.

Шул ук көнне кич белән Шәмәр­дәндә дә Үзәк чыршыны ачу тантанасы, мавыктыргыч бәйрәм чаралары һәр оешманың Кыш бабайлары эстафетасы белән башланып китте. Әмма "Татмитагро" Кыш бабае һәм Кар кызына тиңнәр табылмады. Мәгърур чыршы күзләрне камаштырырдай төсләргә күмелгәч, бәйрәмгә яңа рух өстәлде. Рәис Миңнеханов халыкны Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләп, Ат елында тагын да зур уңышларга ирешүләрен теләде. Бәйрәм чарасында узган ел символы буларак - оешмаларның еланнары да еллык эшчәнлекләренә хисап тотты. Һәр оешма еланының да ел буе башкарган хезмәтләре белән горурланып сөйләрлеге күп иде. Биләмәләрне сыннар һәм бәйрәмчә бизәүне шәмәрдәнлеләр дә зур җаваплылык һәм оешканлык белән башкарганнары күренә. Иң-иңнәр арасында ашлык кабул итү предприятиесенә тиңнәр табылмады, 2нче урынны "Татмитагро" җәмгыяте, 3нче урынны "Татнефтепродукт"ның Шәмәрдән филиалы коллективы яулады.

Яңа елда алган күтәренке тәэсирләр һәркемгә яңа башлангычларга рух-дәрт биреп торса иде !

Фәридә Вилданова.

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотосурәтләре.


Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев