Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Сабадан яшь укытучы Камилә Әслахова: Мәктәпләребез ел саен ярминкәләрдә катнаша

Казан агросәнәгать паркында оештырылган чираттагы көзге «Осталар шәһәре» дигән ярминкә-күргәзмәсендә 300дән артык мәктәп катнашты

Сабадан яшь укытучы Камилә Әслахова: Мәктәпләребез ел саен ярминкәләрдә катнаша

Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Казан агросәнәгать паркында оештырылган чираттагы көзге «Осталар шәһәре» дигән ярминкә-күргәзмәсендә 300дән артык мәктәп катнашты, диде ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. Саба районының Олы Шыңар мәктәбе укытучысы Камилә Әслахова әлеге республикакүләм ярминкәдә тәүге тапкыр катнаша, чөнки әле мәктәптә беренче ел гына эшли. Ул башлангыч сыйныфларда инглиз теле укыта.

«Безнең якларда укытучы кызлар, апалар аеруча уңган. Менә алар үстергәнне сатарга килдек. Мәктәпләребез ел саен ярминкәләрдә катнаша. Күңелләребез күтәренке, бәйрәм рухында. Сатуга чыгарылган әйберләр үзләре дә, бәяләре тәмле булгач – халык шат инде. Иртүк салкынчарак иде, ләкин, халык җыела башлагач өшетми дә башлады. Менә савыт-чүлмәкләрдә күпьеллык хризантема, астра ише чәчәкләр алып чыктык. Бәяләрен нибары 500 сумнан гына куйдык», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Осталар шәһәре» ярминкәсе мәгариф оешмаларының хезмәтен күрсәтү өчен уңышлы мәйданчык кына түгел, ә укучыларны һөнәр сайларга дәртләндерүен дә билгели оештыручылар.

«Аннары бәрәңге алып килгән идек, бик тиз сатылып бетте. Суган, кишер, төрледән-төрле кайнатмаларыбыз, маринадланган һәм тозланган яшелчәләребез дә бар. Менә 20 сумнан гына мәтрүшкә, меңъяфрак, клеверны тәкъдим итәбез. Чәйгә бик тәмле бит», – ди әңгәмәдәш.

  • Азык-төлек сыйн-нигъмәтләреннән башка, ярминкәдә осталар үз куллары белән иҗат иткән эшләнмәләр дә аеруча популяр булган, дип ассызыклый оештыручылар. Барлыгы 1500 декоратив-гамәли иҗат, 1100 тегү, 1000 агач һәм 850 металл эшләнмәләре сатылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sabadan-yas-ukytucy-kamila-aslaxova-maktaplarebez-el-saen-yarminkalarda-katnasyp-kila-5911722

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев