Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабага 120 тонна азык сыйдырышлы "колбаса" пленкасы кайтты [+фото]

Кышкы чорда мул продукция алуның нигезе - ныклы азык базасы булуда. Шуны истә тотып, хуҗалыклар терлек азыгы әзерләү буенча эш темпларын арттыра баралар. Соңгы еллардагы корылык та Аллаһ бирмәсә, табигать белән идарә итү мөмкин түгеллеген исбатлады. Тупланган терлек азыгының бәрәкәтле булуы да кирәк бит әле. Узган атнада Саба авылында яшәүче...

Кышкы чорда мул продукция алуның нигезе - ныклы азык базасы булуда. Шуны истә тотып, хуҗалыклар терлек азыгы әзерләү буенча эш темпларын арттыра баралар. Соңгы еллардагы корылык та Аллаһ бирмәсә, табигать белән идарә итү мөмкин түгеллеген исбатлады.

Тупланган терлек азыгының бәрәкәтле булуы да кирәк бит әле. Узган атнада Саба авылында яшәүче Тимербай хәзрәт Зарипов АПК һәм барлык тармак хезмәтчәннәре профсоюзларының район комитеты рәисе Дания Галимуллина белән берлектә "Курсабаш" җәмгыяте һәм "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Профсоюз комитеты рәисе хуҗалыктагы терлекчеләр, механизаторлар белән очрашты. Аларның эш шартлары, хезмәткә түләүләр белән танышты. Һәр ике хуҗалык эшчәнлегеннән дә канәгатьлелек белдерде. Тимербай хәзрәт хуҗалыкларның терлек азыгы туплана торган урыннарында бәрәкәт, муллык сорап догалар кылды.

"Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында терлекләрнең баш саны 1380гә җиткән. Комплекстагы шушы кадәр "сөтбикә"дән тот­рыклы продукция алып, кышлатып чыгару өчен хуҗалык төрле алымнар эзли. Җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин:

- Кышкылыкка безгә 9 мең тонна күләмендә сенаж массасы кирәк. Аның 3 мең 300 тоннасы тупланды инде. 300 гектар мәйданда кукуруз игелә. Аннан 3 мең тонна салырга уйлыйбыз. Шул ук күләмдә узган елдан калган азык запасы бар. Кичә генә ашлык сыттыра торган яңа агрегат алып кайттык ,- дип, игътибарны 120 тонна азык сыйдырышлы, халык телендә "колбаса" дип аталучы пленкага юнәлдерде. 60 метр озынлыктагы пленка терлекчелек комплексы янәшәсенә үк урнаштырылган. Тагын шундый өч пленка әзерләргә планлаштыралар.

- Сыттырылган азык фураж онын алыштыра ала. Чыгымы да аз, электр энергиясе тотылмый, чис­тартасы, "КЗС"ларда киптерәсе, тегермәндә тарттырасы юк. Чит илләрдә күптәннән шушы алым кулланыла,- ди агрегатны урнаш­тыручы Казанның "КАМП" җәмгыятенең җиһазлау бүлеге белгече Вәгыйз Биктимеров.

Хуҗалыкның терлекчелек комплексы янына басулардан "ДОН-1500" һәм "Нива" комбайнчылары Раиф Шакиров, Айрат һәм Самат Хәмитовлар суктырган арпа, арыш кайтарыла. "Беларусь" тракторына тагылган агрегатны Рәис Шакиров белән Илшат Хәйруллин идарә итә. Ашлыкны "КОН-10" белән Илһам Әхмәтханов төйи. Басудан кайткан арыш, арпаның дымлылыгы махсус прибор ярдәмендә тикшерелә. "Иң югары сыйфатлы азык ашлыкның дымлылыгы 35 процентта әзер­ләнә. Сыттырылган бөртекнең үзләштерелүен яхшырту өчен кушыла торган консервант дозасын, дымлылыгына карап, агрегатның компьютеры үзе көйли", - ди егетләр. Аз чыгымлы, югары сыйфатлы азык әзерләү өчен агрегаттан җитештерүчән файдалануда игенче-механизаторлар вакыт белән дә исәпләшмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев