Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабалылар, гриппның яңа куркыныч вирусы чыккан

2017-2018 ел сезонында россиялеләр дуңгыз гриппына охшаш яки Көньяк ярымшар вирусы штампы булган гриппның яңа вирусы белән очрашырга мөмкиннәр, диелгән Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте докладында. Ведомство хәбәр итүенчә, әлеге мәгълүмат россиялеләрне куркытырга тиеш түгел. Әлеге ике штамм да инде гриппка каршы вакцинага кертелгән. Ә...

2017-2018 ел сезонында россиялеләр дуңгыз гриппына охшаш яки Көньяк ярымшар вирусы штампы булган гриппның яңа вирусы белән очрашырга мөмкиннәр, диелгән Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте докладында.

Ведомство хәбәр итүенчә, әлеге мәгълүмат россиялеләрне куркытырга тиеш түгел. Әлеге ике штамм да инде гриппка каршы вакцинага кертелгән. Ә бу исә илдә бу грипп вирусы эпидемия тудырмаячак, дигән сүз.

"Киләсе 2017-2018 еллар эпидемия сезонында гриппның А(H1N1) pdm09 яңа антигенлы варианты яисә антигенлы үзенчәлекләре белән шактый аерылып торучы яңа А(H1N1) килеп чыгарга мөмкин. Бер үк вакытта В һәм А(H3N2) грипп вируслары циркуляцияләве фаразлана", - диелгән докладта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев