Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабалылар хаҗ гамәлен үти [+фото]

Ислам диненең биш баганасы бар.Беренчесе иман китерү булса, бишенчесе хаҗ кылу. Мөмкинлеге булган һәр мөселман Зөлхиҗҗә аенда хаҗ гамәлен үтәргә бурычлы. Бу айда җир шарының барлык илләреннән пәйгамбәребез Мөхәм­мәд галәйһиссәламнең туып үс­кән шәһәре Мәккәгә, барлык мөселманнарның кыйбласы булган Кәгъбә мәчетенә барып хаҗ кылып кайта. Төп фарыз хаҗ гамәле Корбан гаете...

Ислам диненең биш баганасы бар.Беренчесе иман китерү булса, бишенчесе хаҗ кылу. Мөмкинлеге булган һәр мөселман Зөлхиҗҗә аенда хаҗ гамәлен үтәргә бурычлы.

Бу айда җир шарының барлык илләреннән пәйгамбәребез Мөхәм­мәд галәйһиссәламнең туып үс­кән шәһәре Мәккәгә, барлык мөселманнарның кыйбласы булган Кәгъбә мәчетенә барып хаҗ кылып кайта. Төп фарыз хаҗ гамәле Корбан гаете көнне башкарыла. Ул һәр елны пәйгамбәребез хаҗ кылган көндә - Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә үтәлә. Безнең районнан да изге сәфәргә бертөркем дин кардәшләр китте. Китәр алдыннан Саба җәмигъ мәчетендә булачак хаҗи һәм хаҗияләрне озатырга бергә укучы сабакташлары, остазлары җыелды. Бергәләп иртәнге намазны укыдылар, дога кылдылар, сәфәргә чыгучылар өчен чәй табыны әзерләнгән иде. Һәм район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов җитәкчелегендә 13 кеше махсус автобуска утырып ерак юлга кузгалды. "Бу минутларда барыбыз да бик дулкынландык. Ул иртәдә мәчет өстенә Сабаның бөтен кошы җыелган диярсең, чыр-чу килеп безнең баш очында - манара тирәсендә әйләнделәр, әйтерсең лә, юлчыларга хәерле сәфәр те­ләделәр. Бу күренештән күзләр яшьләнде. Инде кабул хаҗлар булсын, шәкертләрем белән исән-имин күрешүләр насыйп булсын", - дип хис-тойгылары белән уртаклашты озатырга килүчеләрнең берсе -хаҗия Тәнзилә апа Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев