Саба таңнары

Сабалылар санкцияләргә, продукция сайлауга ничек карый?

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көнен районыбызның продукция җи­тештерүчеләре дә тотрыклы эш күрсәткечләре белән каршылый.

Әйтик, предприятиеләребез агымдагы елның 9 аенда 3511,2 тонна ит һәм аның субпродуктларын, 3,7 тонна балык эшкәрттеләр, 830 тонна атланмай, 1787,4 тонна майлы сыр ясадылар, 421,8 тонна икмәк-булка әйберләре, 7 тонна сохари пешерделәр. Болардан тыш сәүдә нокталарына сатуга 62,3 тонна кондитер, 24,3 тонна макарон әйберләре, 8 тонна ярымфабрикатлар (пилмән, фарш һ.б.) чыгарылды. Әлеге саннар барысы да диярлек былтыргының шушы чоры күрсәткечләренә караганда күпкә яхшырак. Мисалга, 2013 елның сентябрендә 321,5 тонна ит эшкәртелгән булса, быел әлеге айда 403,5 тоннага җиткән. Эшләп чыгару күләмнәренең артуына басым ясавымның хикмәте шунда, августта Президент Владимир Путин кайбер чит илләрдән азык-төлек сатып алуны чик­ләү буенча санкцияләр кертү турындагы карарга кул куйды бит. Сәбәбен язып тормыйм. Бер ел дәвамында Россиягә кертелмәячәк товарлар исемлегендә сыер, дуңгыз, кош итләре, балык, сыр, сөт һәм яшелчә, җиләк-җимеш кебек ризыклар бар. Бу санкцияләр кулланучыларны пошаманга салырга тиеш кебек күренсә дә, чикләүләргә әллә ни исе киткән кеше күренми. Беренчедән, көзге муллык. Икенчедән, без 2008 елдан ук барган "Татарстанныкын сатып ал!" акциясе кысаларында үзебездә җи­тештерелгәнгә өстенлек бирергә күнеккәнбез. Әлеге чара быел аеруча әһәмиятле төс алды.

Сабадагы шәхси эшмәкәр ки­бетендә дә нигездә үзебездә һәм Татарстанда җитештерелгән про­дукция сатыла. "Ипиләрне районда эшләүче мини-пекарняларда пешерелгәнен алабыз. Итне, үрдәк-казларны, кишер-чөгендерне халыктан җыябыз. Кыярны Миңгәр теплицада үскәнен саттык, яз башында шәхси эшмәкәр Наил Мортазиннан да алдык. Каймак, сөткә килсәк, сатуда Олыязныкы да бар. Сатып алучыларның күбесе сыйфатлы товардан хәбәрдар. Әйтик, тавык ботларының Чаллыдан китерелгәненә өстенлек бирәләр. Хәләл казылыклар да - Чаллыныкы. Гомумән, сәүдә "Татарстанныкын сатып ал" акциясенә күп яктан җавап бирә, - ди кибет бухгалтеры Әлфия ханым. Биредә сатып алучылар атланмайның Саба комбинатында ясалганын үз күрә икән. Гәрчә кыйммәтрәк булса да. Башка районнардан кертелгәнендә төрле катнашмалар (спред) булуы шик уяткан. Шуңа күрә халык, Әлфия ханымның әйтүенчә, Саба маена өстенлек бирә.

Район үзәгендәге супермаркетта да "берәүләрның тапшыруына, икенчеләрнең алуына" нигезләнгән товар әйләнеше шактый урын алып тора. "Итне беткәнче шәхси хуҗалыклардан сатып алабыз. Ышанычлы да, сыйфатлы да. Итне күп төрле продукциягә төрләндерергә була, - ди супермаркет хуҗасы Римма Мөбарәкҗанова.- Без әлегә бернинди дә кытлык тоймыйбыз. Санкция дип тә бер-ике товар китерүченең кимүе киштәләрдә сизелмәячәк. Дөрес, бәяләр фасылга карап моңарчы да уйнап ала иде. Анысы кайда да күзәтелә. Мин санкцияләр гипермаркетларда гына сизеләдер дип уйлыйм. Бездә күбесенчә үз продукциябез, Татарстан товарлары сатыла".

Кешеләр үзләре санкцияләргә, продукция сайлауга ничек карый соң? Сорауга җавапны сатып алучылардан эзләдек.

Әкълимә апа:

- Без, бәяләр артуын исәп­кә алмаганда, товарга кытлык сизмәдек кебек. Кыйм­мәтчелеккә электән ияләндек бит. Аннан килеп, әллә ни сатып та алмыйбыз. Ипи-тоз, чәй-кәнфит-шикәрдән аермасын.

Мидхәт:

- Бәяләр кышка кыйммәтләнер инде ул. Хәзергә бик сизелми. Һәрхәлдә кибеткә хатын йөргәч, әллә ни әйтә алмыйм. Бәяләр күтәрелү үзебезнең фермерларга этәргеч бирсә, югалту булмаска тиеш.

Гөлфинур:

- Украина конфетларын ярата идем. Бик тәмле бит. Хәер, конфетсыз да торып була. Ә ярма-фәләннәрне, кыйммәтләнә ди­гәч, запас белән алып куйдым. Барыбер гомерлекне җыеп булмый.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: