Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабан культуралары чәчүлекләрендә ончыл чык (мучнистая роса) таралу турында

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының үсемлекләрне яклау бүлеге сабан культуралары чәчүлекләрендә ончыл чык (мучнистая роса) таралуы турында хәбәр итә.

Авыруны кузгатучы - сумкалы гөмбәчек Erysiphe graminis.

Симптомнары: яфракларда, яфрак җиңсәләрендә, сабакларда, кайчагында башакларда ончыл катлам – гөмбәчек һәм җенессез үрчегән конидиаль тирәлек барлыкка килә. Яфраклар коела башлый. Вакыт узу белән бу катлам мамык рәвешен ала һәм тыгыз мендәрчекләр булып яфракның өске ягында, ә кайчакта аның ике ягында да урнаша.

Яз көне ончыл чык күренеше майның икенче ункөнлегеннән - үсемлек башаклы сабакка әверелә башлаганда күзәтелә. Температура режимының һәм явым-төшемнәрнең тотрыксыз булуы июнь аенда авыруның интенсив үсешенә китерә. Башта инфекция күбрәк түбән һәм урта яруслардагы яфракларда үрчи. Алга таба инфекция төп (флаг) яфракка күчә һәм сабакларны зарарлый башлый.

Үсемлекләр зарарлану өчен уңай факторлар – температураның +18...+20ºС торуы һәм һаваның чагыштырмача дымлылыгы 50дән 100 %ка кадәр булуы. Авыру яфракларның ассимиляция өслеген киметә һәм үсемлекләрдәге пигментларны (хлорофилл һ.б.) юкка чыгара.

Үсемлекләрнең күпләп зарарлануын кисәтү өчен хуҗалыклар җитәкчеләренә һәм агрономнарына бөртекле культуралар чәчүлекләренә мониторинг уздырырга тәкъдим итәбез.

Бөртекле башакларда ончыл чыктан икътисадый зыян чиге (ЭПВ)

Үсеш фазасы

ЭПВ

 Вегетация башлану

Зарарланган үсемлекләр - 3-5 % (эпифитотия фаразланганда)

Башаклану

Авыруның үрчүе - 10 %

Флаг яфрагы фазасында икътисадый зыян чиге арткан очракта, “РФ территориясендә куллануга рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар исемлеге”ннән: Колосаль Про, КМЭ; Рекс Плюс, СЭ; Фалькон, КЭ; Алькор, КС; Атлант, КЭ; Титул Дуо, ККР һәм рөхсәт ителгән башка фунгицидлар белән эшкәртергә кирәк.

Ончыл чык сүлпәнрәк үрчегәндә Ризоплан, Ж; Псевдобактерин-2, Ж; Фитоспорин-М, Ж. һ. б. биологик фунгицидлар белән эшкәртергә тәкъдим итәбез. Фунгицид белән эшкәрткәндә үсемлекләрнең иммунитетын арттыру өчен бак катнашмасына микробиоашламалар һәм микроашламалар өстәргә («Сәламәт уңыш» гуматы) кирәк.

Фото: rshc.tatarstan.ru

Чыганак: rshc.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев