Саба таңнары

Сабаны кәҗә сөте дә танытачак [+фото]

Сабаны кәҗә сөте дә танытачак Кичке сәгать алтынчы ярты. Килдебәк авылы янында урнашкан "Лукоз Саба" фермасы кәҗәләре көтүдән кайтып, кәс-кәс басып тимер баскычлардан менделәр дә, ягымлы савымчы апайларының аппарат киерткәнен сабыр гына көтеп торалар. Кәҗә фермасы эшле иткән Бер төркемдә, 5-6 минутта 48 баш кәҗә савыла. Сәхнәгә күтәреләләр диярсең, саву...

Сабаны кәҗә сөте дә танытачак

Кичке сәгать алтынчы ярты. Килдебәк авылы янында урнашкан "Лукоз Саба" фермасы кәҗәләре көтүдән кайтып, кәс-кәс басып тимер баскычлардан менделәр дә, ягымлы савымчы апайларының аппарат киерткәнен сабыр гына көтеп торалар.

Кәҗә фермасы эшле иткән

Бер төркемдә, 5-6 минутта 48 баш кәҗә савыла. Сәхнәгә күтәреләләр диярсең, саву урыннары да, "күлмәкләре" дә чип-чиста. Хәтта койрык­ларында да бер бөртек пычрак юк. Боларның сөте ничек чиста булмасын икән?! Шул рәвешле көнгә ике тапкыр савым залы аша үтә сакалбайлар. Яшәү урыннары да якты, чиста, иркен. Тәрбияләүчеләре дә хезмәтләрен яратып башкарганга сөтләре дә артып киткән әле бу көннәрдә.

- Җәйге чорда көтүгә чыгаруның файдасы бик зур. Бер басудан икенче басуга күчкәндә дә үзгәрешләр була, - ди ферманың терлекчелек буенча директор урынбасары Рәзил Гарипов. - Җәйге чорга килешү төзеп, мәктәп укучыларын эшкә алдык.

"Лукоз Саба" Россиядә баш саны буенча иң эре кәҗә фермаларның берсе. Ферма 2700 башка исәпләнгән. Бүгенге көндә ике меңгә якын баш кәҗәсе белән беренче урында бара. Икенчедә Йошкар-Оладагы "Лукоз" фермасы. Өченче урында Петербург шәһәрләрендәге кәҗә фермалары. Биредәге заманча җиһазлар, уңайлы эш шартлары да югары сыйфатлы продукция җитештерү өчен иң беренче баскыч булып тора. Һәм тагын бер мөһим ягы - кадрлар мәсьәләсе. Чыннан да үз эшен яратып башкаручы терлекчеләр җыйналган бирегә. Район өчен иң отышлы ягы да шунда бит әле аның - халыкны эшле итүдә. Бүгенге көндә биредә 22 кеше хезмәттә. Коллектив яшь. Уртача хезмәт хакы - 12 мең сум. Рәзил Гарипов әйтүенчә, продукция җитештерүгә карап, хезмәт хакының артып киткән чаклары да бар икән. Мисалга, алдагы айга караганда, артыграк савылган, яки бәтиләрне караучыларга сакланыш һәм тәүлеклек үсеш буенча премияләр каралган.

Ферманың эшчәнлеге узган елның октябрендә башланып киткән иде. Ул чакта 50 баш кәҗә белән эшләп, ашату технологиясен җайга салып, бераз тәҗрибә туплагач, декабрь аенда икенче партия савым кәҗәләре кайтарыла. Ул чакта көнгә 50 литр сөт савылса, хәзер 800 баш савым кәҗәсеннән баш саннары арту нәтиҗәсендә 1300-1400 килограмм тәшкил итә. Суыткычта дүрт градуска кадәр суытылган сөтне ике көнгә бер Мари иленең сөт эшкәртү заводыннан килеп алалар. Биредә сыр, кефир, йогырт кебек сөт продуктлары ясала. Шулай булгач, Килдебәк кәҗәләренең сөтеннән ясалган катык, йогыртларны Россиянең зур шәһәрләрендәге сәүдә киштәләрендә дә очратырга мөмкин.

Рәхмәт әйтә, сакалын селкетә

- Бездә һәр хезмәткәр күңел җылысын биреп, яратып эшкә килә, шуңа кәҗәләр дә яхшылыкка муллык белән җавап кайтара.

Гадәттәгечә, сенаж, печән ашатыла. Савым вакытында һәр малга 500-600 грамм күләмендә катнашазык бирелә. Җәйгелектә яшел масса ашатырга тырыштык. Катнашазыкны да, сенажны да Мари Иленнән алып кайтып ашатабыз. Узган ел туплап куйган идек, быел көндәлекне ташып ашатырга да план бар. Алай эшләгәндә, бер урыннан икенче урынга күчереп, әрәм дә булмый. Бүгенге көндә сөт арту хисабына, ерак юл булса да, аннан азык алып кайтуга киткән чыгымнар үз-үзен каплап бара. Күрше хуҗалыктан да сенаж алу мөмкинлеге бар. "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килде­бәк бригадасыннан 400 төргәк печән туплап куйдык. Район җитәкчелегенә дә рәхмәт, нинди гозер белән барсак та, ярдәм итәләр, - ди Рәзил.

Фермага урнаштырылган саву аппаратлары, суыту камерасы чит илдән кайтартылган. Каплату, нәселле бәтиләр алу өчен спермалар да Голландиядә җитештерелә. Чит илләргә чыгып, кәҗәчелек белән шөгыльләнүче эре фермалар тәҗрибәсен дә өйрәнәләр. Печән склады, сенаж саклар өчен баз, савым кәҗәләре өчен янәдән бер торак төзү планлаштырыла.

Тарасны татар авылы сокландырган

"Лукоз Саба"ның төп җитәкчелеге Йошкар-Ола шәһәрендә. Россиядә иң зур масштаблы кәҗә фермасының ни өчен нәкъ менә безнең районда төзелүе хакында аның директоры Тарас Кожановның да фикерләрен белештек.

- Татарстанда кәҗә үрчетү эшчәнлеген җәелдерү максатыннан өч район тәкъдим иттеләр. Әлмәт, Биектау һәм Саба. Әлмәт безнең өчен бик ерак. Биектау районы ошады, әмма анда халык авыл хуҗалыгында эшләргә атлыгып тормый дигән фикер туды. Аеруча яшьләр шәһәр якын булганлыктан, калага китү ягында. Ә минем яшь команда туплыйсым килде. Сабада җирле хакимиятнең безнең проектка уңай карашын бик тиз тойдык. Эшләргә яшь кадрлар тәкъдим иттеләр. Фермага никадәр заманча технологияләр урнаштырсаң да, кеше­ләрдән башка эшләү мөм­кин түгел. Ферманы ачканчы мин районның хуҗалыкларында, авыл­­­­ларында булдым. Халыкның ничек, нинди йортларда яшәве белән кызыксындым. Бу уңайдан әлләни зур белгеч булмасам да, татар йортларын күргәч, аларның хуҗалары да тырыш, булдыклы кешеләр икәнен аңладым. Хәзергә минем көткәннәрем акланып килә - терлекчеләр үз хезмәтләрен җаваплылык тоеп башкаралар, - ди ул.

Тарас Кожанов киләчәктә алынган сөт продукция­сен Сабада ук эшкәртеп, балалар өчен кәҗә сөтен­нән ризыклар әзерләп, аны Россиядә таныту хыялы белән яши. "Билгеле бу иртәгә генә тормышка ашмас, әмма киләчәктә без моны булдыра алырбыз", - диләр алар.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: