Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабаның «Аргамак» картодромында Евгений Шафранов истәлегенә картинг буенча 2нче Бөтенроссия ярышлары узды

Бәйгедә Россиянең төрле шәһәрләреннән 167 узышчы катнашты

Байлар Сабасының Аргамак картодромында Евгений Шафранов истәлегенә картинг буенча II Бөтенроссия ярышлары узды. Евгений Львович Бөтенроссия категорияле судья, Татарстан Республикасы автомобиль спорты федерациясенең трассалар буенча комитет рәисе, “Титан” кече картинг академиясе президенты була. Узган шимбәдә үткән ярыш ачу тантанасында “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Алар арасында Евгений Львовичның улы Роман Шафранов та бар иде.

“Команда белән Сабага килгән саен күңелдә аңлатып булмаслык хисләр туа. Тик картодромга килгәч, җылы һәм рәхәт булып китә. Картингта башка регионнардан, шәһәрләрдән килүче дусларны күрү икеләтә күңелле. Ярышны оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт әйтәсе килә. Ярыш дәвамлы булсын иде” – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев