Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Сабылен” җәмгыяте кабат яңарыш кичерә

Иләбәр электән үк сәнәгатьле авыл булды. Биредә узган гасырның 50-60нчы елларында җитен заводы эшләде. Бу сүсле культураны талку өчен кайчак Саба-Шәмәрдән юлына җәеп чыкканнарын хәтерлим әле. Машиналар таптап узган саен җитен йомшара гына. Аннары завод яшәүдән туктады һәм 6 ел элек, мелиораторлардан бушаган иркен остаханәгә кыйммәтле чит ил җиһазлары куелганнан...

Иләбәр электән үк сәнәгатьле авыл булды. Биредә узган гасырның 50-60нчы елларында җитен заводы эшләде. Бу сүсле культураны талку өчен кайчак Саба-Шәмәрдән юлына җәеп чыкканнарын хәтерлим әле. Машиналар таптап узган саен җитен йомшара гына. Аннары завод яшәүдән туктады һәм 6 ел элек, мелиораторлардан бушаган иркен остаханәгә кыйммәтле чит ил җиһазлары куелганнан соң, җаваплылыгы чикләнгән "Сабылен" җәмгыяте булып кабат яңарыш кичерә. Яңа эш урыннары барлыкка килде. Әмма бер тискәре ягы - табигатькә зыян салына башлады. Якын-тирәдә яшәүчеләр җитен тузанының өйләренә үк очып таралуына зар белдереп газеталарга язды. Көн саен чүплектә яндырылган мәкинәдән күтәрелгән төтен Өтернәс авылына таралды. Табигатькә зыян салуга чик куярга кирәк иде. Проб­леманы хәл итү мәсьәләсендә район башлыгы Рәис Миңнеханов белән дә җитди сөйләшү була. "Әгәр коры җитен чүбе яхшы яна икән, нигә пресслап махсус ягулык эшләмәскә. Шундый фикергә киленде. Әмма әлеге процессны гамәлгә ашыру зур чыгымнар сорый иде. Юлларын эзли, артыннан йөри торгач, "Татарстан Республикасында 2014-2016 елларда җитен комплексын үстерү" максатчан ведомство программасын кабул ителүенә һәм җитен эшкәртү объектын техник җиһазландыруга федераль бюджеттан акча бүленүенә ирештек",- дип сөйли хәзер җәмгыять директоры Расил Габдерахманов.

Шулай итеп, узган җәй җитен цехында да энергия ресурсларын сак­лау максатында яңа технологияләр кертү юнәлешендә дә эш алга китте. Моңарчы газ ягылган производство бинасын җитен чүбеннән ясалган грануллар яндырып җылытуга күчерү гамәлгә ашырылды. Линия 2016 елның октябрендә эшләтеп җибәрелде. Хәзер мастер Эльмир Габделхаков, эшчеләр Илгиз Хәйретдинов, Райнур Нуруллин, оператор-көйләүче Альфред Кириллов тырышлыгы белән сменага 2 тонна гранул чыгарыла. Цехны җылыту өчен тәүлеккә шуның 720 килограммы җитә. Димәк, калганыннан икътисадый файда да күреп була, дигән сүз. Ул пычкы чүбеннән ясалган пеллетка караганда чагыштырмача арзанрак. Хәзерге көндә гранулны Казан һәм Түбән Кама оешмаларыннан килеп алалар. Әлеге төр ягулыкны кулланучылар үзебезнең районда да бар. "Ресурслар сакланышы ягыннан карасак, элек ай саен 50 мең сумлык газ яга идек, 70 меңгә җиткән чаклары да булды. Җитештерүдә иминлек таләпләрен дә үтәргә кирәк бит әле, ягъни моннан тыш производствоны иминиятләү өчен дә шактый чыгымнар тотыла иде. Хәзер асылда эшкәртү калдыгын ягулык итеп файдаланабыз, гранул ясау линиясе үзен 5-6 елда аклар дип планлаштырабыз",- ди җитәкче.

Тагын бер әһәмиятле ягы: экология, әйләнә-тирә мохиткә зыян салынмый, көн саен 5-6 арба мәкинә янудан һава пычранмый. Ә җитен чүбеннән ясалган гранулларны киләчәктә йорт хайваннары (мәчеләр) биотуалеты өчен кулланыла торган продукция буларак та җитештерү планлаштырыла. Исне үзенә яхшы сеңдерә, табигатьне пычратмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев