Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабын һәм мунчаланы онытырга туры килер

Аны гадәти тире авыруы дип, кул селтәүчеләр дә бар. Әйе, ул – тире авыруы, ләкин шулкадәр газап китерә ки, мондый диагнозлы кешеләргә хәтта инвалидлык бирә башлаганнар. Сүзебез – псориаз турында.

Бу чир азып киткәндә, тәндә кабарып торган кызыл таплар барлыкка килә, алар аксыл кабырчык белән каплана һәм бик нык кычыта. Тиренең өске катламы, ак тәң­кәләр рәвешендә, кубып-кубып төшә. Псориазлы хасталар, физик кыенлык кичерү өстенә, кеше арасына чыгарга да уңайсызлана, депрессия хәлендә яши. Әле җитмәсә, без дә, бу чирнең йогышлы булмавын белмичә (кайчак, белеп тә), аларга шикләнеп карыйбыз, чит­тәрәк булырга тырышабыз.

 
Кабатлап әйтик: псориаз йогышлы авыру түгел, әйләнә-тирә­дәгеләргә аннан бернинди куркыныч та янамый. Ә менә хастаның үзе өчен куркынычы зур, чөнки тире генә түгел, башка әгъзалар да зарарлана. Мәсәлән, бавыр зурая, буыннар ялкынсына, матдәләр алмашы бозыла... Кеше, тора-бара, бө­тен­ләй хезмәткә яраксызга әйлә­нергә мөмкин. Идел буе федераль округы дерматологлары һәм кос­метологларының ноябрь аенда узган зур конференциясендә псориаздан интегүчеләрне инвалид дип тану мәсьәләсе юкка гына күтәрелмәде инде. Конференциядә Татарстанның Медик-социаль экспертиза (МСЭ) баш бюросы вәкиле Элида Сабирова да катнашкан иде. “Тиренең һәм шуңа бәйле систе­ма­ларның функцияләре бозылу кешене, рәсми рәвештә, инвалид дип тану өчен нигез булып тора ала”, – дип сөйләде ул.


Татарстанда 2015 елда – 44, 2016 елда – 49, 2017 елда 48 кешегә псориаз буенча инвалидлык би­рел­­гән. Тикшерү вакытында авыру кешенең үз-үзен карый, мөстә­кыйль хәрәкәтләнә һәм ниндидер эшләр башкара алу дәрәҗәсе, чирнең кискенләшү ешлыгы, көчле дарулар белән дәвалану зарурлыгы һ.б. бәяләнә. Сәламәтлегенә җитди зыян килү авыруның медицина картасындагы тәфсилле язулар белән расланырга тиеш. Чир 4 айдан артык берөзлексез дәвам итсә, яки чирләү бер календарь елы эчендә 5 айга җыелса һәм хезмәтен мөстәкыйль башкару мөмкинлеге калмаса, авыру кеше инвалидлык рәсмиләштерүгә хокуклы.


Моның өчен, дәвалаучы та­бибыңа мөрәҗәгать итеп, МСЭга юллама алырга кирәк. Амбулатор рәвештә яки хастаханәдә ятып дә­валану барышында чир чигенмәсә, авыруга III яисә II төркем инвалидлык бирелергә мөмкин. Ул очракта кешенең хезмәтенә зур булмаган (III төркем өчен) яки шактый ук (II төркем өчен) чикләүләр кертелә. Әйтик, ул инде азык-төлек, химия сәнәгате предприятиеләрендә эшли алмаячак. I төркем инвалидлык исә чирләүнең гаять авыр формаларында – кеше бер эш тә эшли алмыйча, үз-үзенә хезмәт күрсәтә алмаганда һәм даими тәрбиягә-карауга мохтаҗ булганда гына бирелә.


Псориаз буенча инвалидлык төркеменә ия булу хастага кыйм­мәтле заманча дәвалаудан түләүсез файдалану мөмкинлеге бирә. Ләкин шуңа бәйле хикмәтле хәл күзәтелә икән. РФнең атказанган табибы – Уральск фәнни-тик­шеренү институтының фәнни клиник дерматология бүлеге мөдире Муза Кохан сөйләвенчә, нәтиҗәле дәваланудан соң, хасталарның тәне чистарып кала һәм чир шактый озак баш калкытмый тора. МСЭда кабат тикшеренү үтү вакыты нәкъ шул чорга туры килсә, аларны сау-сәламәт дип танып, инвалидлык төркеменнән чыгарулары да ихтимал. Ә бу инде – дәвалануны туктату һәм кешене кабаттан чир кочагына ташлау дигән сүз. Белгечләр фикеренчә, шушы мәсьәләне хәл итү зарурлыгы бик кискен тора.


Алар тагын шунысына да әһәмият бирә: псориазга каршы көрәштә табиблар гына түгел, хас­та үзе дә җаваплы. Инвалидлык алгач, пациентларның тынычлап “ял итү” – табибка барудан туктау оч­раклары да бар икән. Ә бит табиб­ларга даими күренеп тору, ел дәва­мында хастаханәдә ятып чыгу инвалидлык алыр өчен саллы дәлил була ала.

 

Чир азып китмәсен өчен, нәрсә эшләргә?

 
1. Стресслардан сакланырга. Нерв киеренкелеге псориазга китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора.
2. Сабынсыз һәм мунчаласыз юынырга, тирегә йомшак тәэсир итүче махсус гельләр кулланырга.
3. Синтетикадан баш тартып, табигый тукымалардан тегелгән кием кияргә.
4. Аллергия бирә торган ризыклар: цитруслар, шоколад, баклажан, помидор ашамаска.
5. Тәмәке һәм аракыдан тыелырга. Алар иммунитетны какшата.

Фото: https://pixabay.com | Deedee86

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев