Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сак булыгыз, «Безнең фатирда газ» дигән юллар һәрчакта да мәзәк яңгырамый...

Узган атнада Ижевскида газ шартлап, тугыз катлы йортның бер почмагы ишелүе һәм шуның аркасында кешеләр үлүе күп­ләрне шәхси куркынычсызлыгы турында уйландыргандыр. Россиядә һәр ике регионның берсендә шундый фаҗигаләр булып тора һәм, материаль зыяннан тыш, кеше гомере өзелә. Күп очракта бу хәлгә бернинди катнашы булмаганнар зыян күрә – ул бары тик күршедә генә яши, ә диварның бу ягында кемнеңдер саксызлыгы яки ваемсызлыгы аркасында килеп чыккан фаҗига тирә-юньдәгеләрне дә аямый.

Һәрбер фаҗигадән соң шау­-шу купмый калмый, тикшерү эшләре башлана, төрле тәкъдимнәр яңгырый, ә шул арада бәхетсезлекләрнең яңасы булып тора. Килеп терәлгәннән соң, хуҗаның чыбыркысы шартлагач кына селкенә башлау россиялеләрнең канына сеңгән, күрәсең. Узган ел Рязань шәһәрендә булган фаҗигадән соң, Владимир Путин тулай тораклардагы газ җайланмалары буенча хезмәт күрсәтүче оешмаларга бердәм таләпләр эшләү бурычы куйган иде. Озак та үтми, Иваново шәһәрендә тагын шундый ук фаҗига кабатланды. Ул чакта Рос­технадзор җитәкчесе Алексей Алешин, «кеше үлеменә китергән шартлаулар һәм янгыннарны булдырмый калу» максатыннан, күп фатирлы йортларда табигый газны бөтенләй кулланмау тәкъдимен Дәүләт Думасына юллаган иде. Ижевскидагы бәхетсезлектән соң, депутатлар йортларны электрлаштыру турында кабат гәп­ләшә башлады. Россия­дә торак фондының 22 проценты электр плитәләре белән җиһазландырылган иде. Экспертлар әйтүенчә, илне «электр плитәләре рельсына күчерү» дистә елларга сузылачак. Моның өчен әле иң әүвәл йортлардагы электр үткәргечләрен алмаштырырга туры киләчәк.
Белгечләр, электрлаштыру эше ил масштабында башкарып чыгу мөмкин булмаган эш, диләр. өстәвенә, мондый бәхетсезлекләргә газ җайланмаларының сафтан чыгуы түгел, күпчелек очракта, кеше факторы гаеп­ле икән. Газ исе һавада йөздән бер өлеш булганда да сизелә. Бу очракта газ үткәргеч краннарын ябарга, тәрәзәләрне ачарга, газ буенча хезмәт күрсәтүчеләргә хәбәр итәргә, бинаны ташлап китәргә кирәк. Ижевскида моны эшләүче булмавы сәеррәк, чөнки көчле шартлау газ күп җыелган очракта гына була. Әмма белгечләрнең моңа да аңлатмасы бар. Газ, һавадан җиңел буларак, өскә күтәрелә һәм махсус каналлар аша циркуляцияләнеп, шартларлык дәрәҗәгә җиткәнче җыелып тормый. Тик күп кенә йортларда циркуляция юк, моның бер сәбәбе – пластик тәрәзәләр икән. «Җил дә, тавыш та үткәрми» дип макталган әлеге тәрәзәләр аша газ җайланмалары урнашкан бүлмәләргә һава керми. Һавадага метанның күләме 5 проценттан артса, шартлау барлыкка килә, моның өчен плитә яки тәмәке кабызу да җитә. Шәхси йортларда ешрак бутан-пропан кушылмалы газ кулланыла, ә ул һавадан авыррак һәм өскә күтәрелмичә, шартлау мөмкинлеген тагын да арттыра. Плас­тик тәрәзәләр булганда нишләргә? Һава кереп-чыгып йөрсен өчен, рекуператор дип аталган махсус җайланма бар, әмма аны урнаш­тыру бик арзан түгел – бәясе 50-100 меңгә хәтле җитә.
Бәхетсезлек китереп чыгару сәбәпләре шактый, шуларның берсе – йортларны төзү барышында ук ялгышлыклар җибәрү. Проект буенча, күп катлы панельле йортлар газ шартлаганда мөмкин булган хәтле азрак зыян китерерлек итеп эшләнгән. Тышкы дивар панельләре эчкеләренә махсус бик нык беркетелми – шартлаганда, алар очып чыга һәм җимерелү аз була, шартлау дулкыны урамга ургыла. Әмма бу теориядә генә шулай, чынлыкта исә төзүчеләр «намуслы» эш башкара һәм панельләрне ишелеп төшмәслек итеп беркетә. Шартлау нәтиҗәсендә барлыкка килгән басым чыгар урын тапмый һәм бина ишелә, кешеләр җимерекләр астында кала. Кирпеч һәм монолит йортларда да шул ук хәл – алар берничә катлы итеп эшләнгән.
Ижевскида булган фаҗигадән соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада торак биналарның газ белән тәэмин ителү куркынычсызлыгын тикшерергә кушты. Шулай ук ул муниципаль берәмлек башлык­ларына шуңа охшаш бәхетсезлекләрне булдырмау буенча профилактика чаралары үткәрү бурычы куйды һәм газ җайланмалары белән кулланганда, куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату эшен оештырырга чакырды.
Татарстанның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин сүзләренчә, республикада газлаштыру югары дәрәҗәдә булганлыктан, бу өлкәдәге проблемалар безнең өчен дә актуаль. Шуңа күрә һәркемгә, үзенең һәм башкаларның иминлеген истә тотып, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә генә кала. Сак булыгыз, Михалков шигырендәге «Безнең фатирда газ» дигән юллар һәрчакта да мәзәк яңгырамый...

 

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев