Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сак булыгыз: чегәннәр күз буа

Чистайда бер кибеткә чегән хатыны керә дә, киштәдән кофе белән чәй алып, касса янына килә. Кассирдан биш мең сумлыктан кайтарып бирергә акчагыз бармы дип кызыксынган була. Ә бу вакытта кассир аңа уңай җавап кайтара һәм бер үк вакытта товарны сугып чегын чыгарып бирә. Һәм гадәт буенча кайтарып бирергә тиешле сумманы...

Чистайда бер кибеткә чегән хатыны керә дә, киштәдән кофе белән чәй алып, касса янына килә.

Кассирдан биш мең сумлыктан кайтарып бирергә акчагыз бармы дип кызыксынган була. Ә бу вакытта кассир аңа уңай җавап кайтара һәм бер үк вакытта товарны сугып чегын чыгарып бирә. Һәм гадәт буенча кайтарып бирергә тиешле сумманы чутлап бирә. Чегән хатыны кибеттән йөгереп чыгып китә. Әле шуннан соң да кассадагы хатын чираттагы кешеләргә хезмәт күрсәтүен дәвам итә. Соңыннан гына чегән хатынының биш меңлек акча бирмәгәнен аңлап ала.

Хәзерге вакытта полицейскийлар кара куртка һәм кара итәк кигән, 35 яшьләр чамасындагы, нык бизәнгән чегән хатынын эзлиләр. Һәм кешеләрне акча белән эш иткәндә аеруча сак булырга чакыралар.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев