Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сак булыгыз: Татарстанга ящур һәм Африка дуңгыз чумасы авырулары үтеп керү куркынычы яный

Россия Федерациясенең Краснодар, Саратов, Воронеж өлкәләрендә хәл катлаулы. Июнь аенда шәхси хуҗалыклардагы хайваннар арасында ящур (тилчә) һәм Африка дуңгыз чумасы авырулары ачыкланган. Әлеге йогышлы чирләрнең башлангычы дуңгызлар булса да, күп очракта мөгезле эре терлеккә дә зыян сала. Шул ук вакытта сарык, кәҗәләргә эләгү куркынычы зур. Иң хәвефлесе - тилчә. Африка...

Россия Федерациясенең Краснодар, Саратов, Воронеж өлкәләрендә хәл катлаулы. Июнь аенда шәхси хуҗалыклардагы хайваннар арасында ящур (тилчә) һәм Африка дуңгыз чумасы авырулары ачыкланган. Әлеге йогышлы чирләрнең башлангычы дуңгызлар булса да, күп очракта мөгезле эре терлеккә дә зыян сала. Шул ук вакытта сарык, кәҗәләргә эләгү куркынычы зур. Иң хәвефлесе - тилчә. Африка дуңгыз чумасыннан аермалы буларак, анысы кеше сәламәтлеген, аеруча балалар саулыгын да какшата. Үлемгә кадәр китереп җиткерүе ихтимал.

Һәр ике очракта да инфекция чыганагы - авыру һәм үлгән дуңгызлар. Хәтта исән булганнары да зарарланган дуңгызлар белән бергә торган очракта инфекция эләктерә. Авыруны барлыкка китерүче факторлар - азык, көтүлекләр, транспорт чаралары.

Африка дуңгыз чумасы авыр формада күзәтелә: тән температурасы 41,5-42 градуска җитә, аппетит югала, сусау биләп ала, хайван төшенке, боек халәттә була, хәтта канлы эч китү дә күзәтелергә мөмкин. Дуңгызларның борыныннан кан китә, корсак, колак, муенның түбән өлешендә куе кызыл-шәмәхә таплар барлыкка килә, алар басып караган очракта агармый. 7 - 10 көннән хайван үлә. Шунысы бар: әлеге вирус кеше өчен куркыныч түгел. Ә ящур вирусы кешегә авыру терлекнең сөтен кулланган очракта да эләгә. Бу вакыта терлектә югары температура, хәлсезлек күзәтелә. Малның авызыннан күбекле селәгәй бүленеп чыга, аппетит югала.

Районда "Татмитагро" җәмгыятендә 40 мең баштан артык дуңгыз асрала. Аның тораклары Мишәбаш, Кибәче, Явлаштау авылларында урнашкан.

- Биредә бүгенге көндә ябык режимда эшлиләр. Хезмәт күрсәтүче персоналлар да килгәч душ керә, өс киемен алмаштыра, эш тәмамлангач та шундый ук процедура үтәләр. Ә шәхси хуҗалыкларда дуңгыз тотучылар юк, - ди районның баш мал табибы Айрат Шакиров. - Вируслы авыруларның таралу куркынычы 20 чакрым радиус­ка кадәр җитә. Мишәбаш авылыннан ерак түгел Кукмара районының Комар авылында шәхси хуҗалыкта дуңгыз асрала иде. Кукмараның баш мал табибы белән берлектә авыл җыены үткәреп, "Татмитагро" иминлекне кайгырту максатыннан дүрт шәхси хуҗалыктагы дуңгызларны сатып алды. Җыенда биш ел дәвамында дуңгыз асрамаска дигән тәкъдим дә керде.

Тарихка күз салсак, ящур авыруы районда 1962 елларда Урта Саба, Өтернәс, Иләбәр, Пүкәл, Югары Утар, Алан-Елга, Явлаштау, Мишәбаш, 1968 елда Мамалай авылында теркәлгән. Дуңгыз чумасының классик төре белән 1948 елда Сабабашта, 1964 елда Олы Ныртыда терлекләр зыян күргән булган.

Белгечләр әйтүенчә, бүгенге көн­дә республикада бу авырулар бе­лән бәйле очраклар юк. Әмма вирус үтеп керү куркынычы Татарстанга да яный. Шуңа күрә читтән терлек алып кайтканда ветеринария хезмәткәрләре белән киңәшү мәҗбүри. Санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында тере чучкаларны сатып алмаска, ветеринария тарафыннан бирелгән документ булмаса, тагын да куркыныч. Башка регионнардан дуңгыз яки дуңгызчылык продукциясен, белешмәсе булмаса, алу рөхсәт ителми. Дуңгызларның авырып китүен сизгән очракта кичекмәстән дәүләт ветеринария хезмәте белгеч­ләренә хәбәр итәргә кирәк. Хайван үләксәләрен, аларны тотудан калган калдыкларны чүплеккә, юл кырыена ташлап калдырырга ярамый. Шулай ук, бакча яки башка участокларда күмеп калдырырга да тиеш түгелләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев