Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сакланганны Ходай саклар...

Каникул җитү белән, мәктәп укучыларының буш вакытлары күбәя. Димәк, балалар һәм яшүсмерләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре тагын да арта дигән сүз. 17-31 мартта Татарстанда узган "Язгы каникуллар" дигән махсус профилактик чара әнә шуларны киметүгә юнәлтелде.

Әлеге чорда юл-патруль хезмәте инспекторларының рейдлары яшь пассажирларны йөртү, җәяүлеләргә юл бирүгә бәйле кагыйдә бозуларга чик куюга багышланды. Әлбәттә, юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар да игътибардан читтә калмады. Аларның кагыйдә бозу очракларын, полиция хезмәткәрләре белән бергә, яшь инспекторлар да теркәде. Алга таба әлеге мәгълүматлар мәктәпләргә тапшырылып, бу укучылар белән профилактик чаралар уздырылачак.
Шунысын да искәртик: 2016 елның ике аенда гына да яшь пассажирлар катнашында 77 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда, бу - 13 авариягә артыграк. Нәтиҗәдә, 2 бала һәлак булган, 85е имгәнгән.
Дәүләт автоинспекциясе вәкилләрен яшь җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре аеруча борчый. Быел гына да шундый 45 очрак теркәлгән: бер бала һәлак булган, 46сы имгәнгән. 2015 елның шул чоры белән чагыштырганда, бу 13 очракка күбрәк.
Яктылыкны кире кайтара торган элементлар
Гадәттә, юл-транспорт һәлакәтләре төнлә була. Бу вакытта машина йөртүче юл аркылы чыгып барган кешене абайлап өлгерә алмый. Җитмәсә, урамнарның яктыртылмавы, һава шартларының начар булуы хәлне тагын да катлауландыра. Ләкин җәяүлеләрне күрергә киемнәренә беркетелгән яктылыкны кире кайтара торган элементлар булыша. Бу хактагы кагыйдәләр 2015 елның 1 июлендә гамәлгә керде.
Каникул вакытында республика район-шәһәрләрендә махсус акция узды. Аның дәвамында меңләгән мәктәп укучысына яктылыкны кире кайтара торган беләзек, асылмалы бизәкләр, фликерлар таратылды. Аларны торак пунктлардан читтә генә түгел, ә авыл урамнарында да киеп йөрү мәслихәт икәнлеге аңлатылды.
Юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмау аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Мисал өчен, 23 февральдә Зәй районында 23 яшьлек егет идарә иткән "ВАЗ-2109" машинасы юл кырыеннан баручы, киемендә яктылыкны кире кайтара торган элементлары булмаган 43 яшьлек ир-атны таптата. Алган җәрәхәтләрдән җәяүле ашыгыч ярдәм машинасында җан бирә.
Киемдә яки букчада яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмаганда, җәүлеләрне 500 сум штрафка тартырга мөмкиннәр. "Ата-аналарны үз балаларының иминлеген кайгыртырга, аларны яктылыкны кире кайтара торган элементлар белән тәэмин итәргә чакырабыз", - диелә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе мөрәҗәгатендә.
Балалар утыргычлары
Шунысын да истән чыгармаска кирәк: 12 яшькә кадәрге балалар машинада махсус утыргычларда гына йөрергә тиеш. Ә 12 яшьтән олыракларга куркынычсызлык каешын эләктерү мөһим.
Махсус утыргыч - юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә баланы имгәнүдән, үлемнән саклый торган иң нәтиҗәле ысул. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, бу җайланмаларны дөрес кулланганда, алар яңа туган сабыйлар үлемен - 70, ә 1-4 яшьлек балалар үлемен 54-80 процентка киметергә мөмкин.
Мисал өчен, быелның 3 февралендә Яңа Чишмә районында 37 яшьлек ир-ат идарә иткән "Лада Калина" каршы як полосага чыгып, "Рено Премиум" автомобиленә килеп бәрелә. Алган җәрәхәтләрдән "Лада" йөртүчесе шунда ук якты дөнья белән хушлаша. Салонда шулай ук аның тормыш иптәше һәм ике кечкенә баласы да була. Яшь пассажирлар, махсус утыргычта бару сәбәпле, исән кала.
Искәртеп узабыз: былтыр ЮХИДИ инспекторлары балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу белән бәйле 24,5 мең очракны теркәгән.
Татарстан буенча Дәүләт автоинспекциясе автомобиль йөртүчеләрне җәмәгать транспорты тукталышларында, мәктәпләр, сәүдә-күңел ачу комплекслары
тирәсендә аеруча игътибарлы булырга чакыра.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев