Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәламәтлек саклау министрлыгы 2025 елдан больничныйлар бирү тәртибен үзгәртергә тели

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы больничныйлар бирү тәртибен яңадан карарга җыена, яңа үзгәрешләр 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керергә мөмкин.

Боерык проекты норматив хокукый актлар порталында урнаштырылган инде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Хәзерге вакытта әлеге инициатива хакында ачык фикер алышулар этабы төгәлләнеп килә, ахыргы нәтиҗәләр ясала.

Тәкъдим ителгән кагыйдәләр гражданнарга бирелгән эшкә сәләтсезлек кәгазьләрен исәпкә алуны күздә тота. Инициатива авторлары фикеренчә, бу сәламәтлекнең какшау сәбәпләрен ачыкларга һәм медицина хезмәтен күрсәтүне яхшырту буенча чаралар күрергә ярдәм итәчәк.

Әйтик, әгәр дә кеше, авыру туганын карау, медицина тернәкләндерүе, бөер терапиясе үткәрүне таләп иткән социаль әһәмияткә ия чирләрне дәвалау очракларыннан тыш, ярты елда дүрт тапкыр больничный рәсмиләштерсә, ул чагында табиб медицина документларын табиблар комиссиясе каравына тапшырырга бурычлы.

Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре билгеләп үткәнчә, әлеге инициатива эшкә сәләтле гражданнарга медицина ярдәме күрсәтүне яхшыртуга юнәлдерелгән. Бу шулай ук авыру симптомнары булган хезмәткәрләрне иртәрәк ачыкларга һәм профилактика чаралары ярдәмендә аларны һөнәри эшчәнлеккә кире кайтарырга мөмкинлек бирәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/salamatlek-saklau-ministrlygy-2025-eldan-bolnicnyilar-biru-tartiben-uzgarterga-teli-5897308

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев