Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәламәтлек саклау оешмасы коронавирустан 20 тапкыр куркынычрак булган «Х авыруы» килүе турында кисәтә

Бу хакта Давоста узачак Бөтендөнья икътисади форумында фикер алышачаклар

17 гыйнварда Давостагы Бөтендөнья икътисади форумында Covid-19 пандемиясеннән берничә тапкыр куркынычрак булган билгесез чир - «Х авыруы» хакында фикер алышачаклар. Чараның сайтында урнаштырылган белдерүдә шулай диелә.

«Сәламәтлек саклау системаларын алда торган күпсанлы сынауларга әзерләү өчен нинди яңа тырышлык куярга кирәк?» - дигән сорау бирә оештыручылар.

Фикер алышуда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Аданом Гебрейесус, Astrazeneca фармацевтика компаниясенең идарә рәисе Мишель Демаре, Бразилия сәламәтлек саклау министры Низия Тринидади һ.б. экспертлар катнаша.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/davosta-koronavirustan-20-tapkyr-kurkynycrak-bulgan-x-avyruy-xakynda-fiker-alysacaklar-5881743

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев