Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салават – «АгроНТИ-2020» призеры

Күптән түгел Казан дәүләт аг­рар­ университеты база­сын­­­да Татарстан Авыл хуҗа­лы­гы һәм азык-төлек ми­нис­­­трлыгы ярдәме бе­лән «Агро­НТИ-2020» Бөтен­рос­сия­ конкурсының 2нче эта­бы үткә­релде. Бәйгедә рес­­­­пуб­ликаның 14, шул исәп­­­тән­ Саба районының го­му­ми белем бирү уч­реж­дение­лә­­рен­нән 6-11 сыйныф уку­­­чылары катнашты.

Ике­ көн буена укучылар уку­­-де­монстрацион мәй­дан­чык­­ларда, ком­пью­­тер­ клас­сла­рында һәм­­ уни­вер­си­тет­ ла­боратор­иялә­рен­дә­ АгроКоптерлар, Агро­Ро­­бот­лар, АгроКосмос һәм Агро­Метео юнәлешләре бу­ен­­ча ин­тенсив эш алып­ бардылар. Авыл­ хуҗалыгында цифр­лы технологияләрне һәм­ роботлаштыруны га­мәл­гә кертү, пилотсыз оч­кыч­­ларны, космик һәм ме­тео­­технологияләрне кул­лану буенча иң яхшы­ чишелешләр өчен­ киеренке көрәш нәти­җә­сендә җиңүчеләр бил­ге­ләнде. Безнең район­нан АгроКосмос номи­нациясендә Сатыш урта мәктә­бе укучысы Салават Ха­ри­сов 2нче призлы урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев