Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салават белән Гүзәлем журналистлар алдында нишләгән? [+видео]

Бүген Казанның "Ривьера" матбугат залында җырчы Салават Миңнеханов белән Гүзәлем 11 апрель көнне башкалабызда узачак "Телепортация" дип исемләнгән концертлары алдыннан журналистларны очрашуга җыйды. Биредә сүз әлеге концерт һәм җырчыларның шәхси тормышы турында барды.

- Күпләр "телепортация" сүзенең мәгънәсенә төшенеп тә бетә алмыйдыр. Нигездә, концертның техник ягы бай эшләнелде, - диде Салават Миңнеханов. - Гади генә сәхнәгә чыгып, мәзәк сөйләп, кире пәрдә артына кереп китү дигән сүз түгел. Идеясен бергәләп уйладык. Режиссёры - әнием. Ә менә сценариесен "Татар радиосы" ди-джее Гөлназ Сәфәрова язды. Концертта бик күп артист катнаша. Бөтен татар эстрадасы түгел, әлбәттә. Алла боерса, киләчәктә "Телепортация 2" проекты да булырга мөмкин. Бу концерт программасы белән инде шактый шәһәрләрдә булдык. Тамашачы бик җылы кабул итә. Азнакайда куйган концертта "Кил, кил" клибында төшкән "энерджайзер" әби дә катнашты. Ул сәхнәгә чыгу белән бөтен зал көчле алкышларга күмде. Хәзер инде клипта төшкән әби белән бабай: "Сез безне популяр иттегез", - дип әйтәләр. Алар Казанда узачак сольный концертыбызда да булачак. Нинди кызыклы шәхес икәнлекләрен концертка килгәч, үзегез дә күрә алачаксыз, - диде Салават Миңнеханов.
Эльза ГАЗИЗОВА
http://акчарлак-газета.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев