Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салават Фәтхетдинов машинада начар йөрүче хатын-кызлар турында фикерен әйтте

Җырчы Галиәсгар Камал исемендәге театрның «ӘЛЕ…» проектының кунагы булды. Проектның максаты — татар мәдәниятен һәм театрын популярлаштыру, сәхнә сәнгатенә һәм татар дөньясы проблемаларына игътибар җәлеп итү.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Галиәсгар Камал исемендәге театрның «ӘЛЕ…» проектының кунагы булды. Интервьюда ул ачыктан-ачык хатын-кызларның ике тибын ошатып бетмәвен белдерде.

Алар — рульдә начар йөрүчеләр һәм сүгенүче хатын-кызлар, дип аңлатты артист. «Ике нәрсә бар, мин яратмаган хатын-кыз — сүгенүче хатын-кыз һәм машинада йөри алмаучы хатын-кыз шофер. Бәреп үтерәсәм килә! Калган очракларда мин хатын-кызларны яратам», — дип уртаклашты ул.

«Миңа килгәндә, мин тәмәке тартмыйм бит. Беркайчан да сынап карамадым һәм моның нәрсә икәнен дә белмим. Мөгаен, сүгенү белән компенсацияләнә…», — дип сөйләде җырчы үзенең кимчелекләре турында.

«ӘЛЕ…» — интервью форматындагы авторлык интернет-шоу. Аның максаты — татар мәдәниятен һәм театрын популярлаштыру, сәхнә сәнгатенә һәм татар дөньясы проблемаларына игътибар җәлеп итү.  

Фото: Татар-информ архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев