Салават концертларын алып баручы Таһир Гайнуллинның сабые туган
Юмор остасы Таһир Гайнуллинның баласы туган! Хатыны Алсу белән алар хәзер ир-бала ата-анасы. Таһирны күпләр Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов тамашаларын алып баручы буларак белә. 3 августтан 14нә кадәр Камал театрында Салават концертлары гөрләде. Сабый, әйтерсең, шуларның беткәнен генә көткән. Тамашаларны бер көнгә озайтканнар. Бүген дә Камал театрында Салават концерты....
Юмор остасы Таһир Гайнуллинның баласы туган! Хатыны Алсу белән алар хәзер ир-бала ата-анасы. Таһирны күпләр Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов тамашаларын алып баручы буларак белә. 3 августтан 14нә кадәр Камал театрында Салават концертлары гөрләде. Сабый, әйтерсең, шуларның беткәнен генә көткән.
Тамашаларны бер көнгә озайтканнар. Бүген дә Камал театрында Салават концерты. Шулай итеп, Таһир бүген сәхнәгә яңа статуста - яшь әти буларак чыгачак, Алла боерса.
"Матбугат.ру" хәбәрчесе белешкәнчә, малай буген иртәнге бишенче яртыда Казанның 3нче санлы балалар тудыру йортында дөньяга килгән. 3500 грамм, 53 сантиметр. Бу - Гайнуллиннарның беренче балалары.
Яшь гаиләне чын күңелдән котлыйбыз!
Бер ел элек Таһир белән Алсуның өйләнешүе турында язган идек: Таһир Гайнуллин өйләнгән (ФОТО)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев