Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салават Татарстан Президентының туган авылында булган [+фото]

Салават Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның туган авылында хәйрия концерты куйган. Җыелган акчаны җырчы Яңа Арыш авылында төзелүче мәчеткә биргән. Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов һәм "Салават" җыр театрының хәйрия концерты узды. Танылган җырчы авылның яңа мәчетен төзүдә ярдәм күрсәтергә булган. Билетлар сатудан кергән акчага...

Салават Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның туган авылында хәйрия концерты куйган. Җыелган акчаны җырчы Яңа Арыш авылында төзелүче мәчеткә биргән. Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов һәм "Салават" җыр театрының хәйрия концерты узды.

Танылган җырчы авылның яңа мәчетен төзүдә ярдәм күрсәтергә булган. Билетлар сатудан кергән акчага мәчет бүлмәләрен җиһазландырырга ниятлиләр.
- Сезнең район һәм авыл халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, динен ихтирам итүче, эшсөяр кешеләре белән билгеле. Татар халкы һәрвакыт үткен йөрәге һәм киң күңеле белән аерылып торган. Игелек кылу безнең каныбызга сеңгән. Шуңа күрә мин барлык изге эшләребезне гамәлгә ашырырбыз дип ышанам, - диде җырчы.
Концерт ике сәгать дәвам итте. Азактан рәхмәт сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова һәм Балык Бистәсе районының башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының матбугат хезмәте.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев