Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салаватка җылы оекбашларны Габделбәр Ризванов Әтнәгә кадәр илткән

Шулай итеп, Самара өлкәсенең Похвистнев районындагы Яңа Мансуркин авылында гомер итүче Бәдия апа Кәримованың гозере үтәлде. Кыш якынлашуга Салаватка һәм аның гаиләсенә тәгаенләп сарык йоныннан бәйләнгән оекбашлар җибәрә ул. Элегрәк, Салават концертлар белән Богырысланга килгән вакытта (Яңа Мансуркин Самарадан - 200, Богырысланнан 80 километр ераклыкта) Бәдия апаның оекбашларны сәхнәдә тапшыра...

Шулай итеп, Самара өлкәсенең Похвистнев районындагы Яңа Мансуркин авылында гомер итүче Бәдия апа Кәримованың гозере үтәлде. Кыш якынлашуга Салаватка һәм аның гаиләсенә тәгаенләп сарык йоныннан бәйләнгән оекбашлар җибәрә ул.
Элегрәк, Салават концертлар белән Богырысланга килгән вакытта (Яңа Мансуркин Самарадан - 200, Богырысланнан 80 километр ераклыкта) Бәдия апаның оекбашларны сәхнәдә тапшыра торган күркәм гадәте булган, соңгы елларда исә: "Яшем дә бара, юлларга чыгу да кыенлаша", - дип, яшьтән үк яратып укыган "Ватаным Татарстан"ны арадашчы итте. Ләкин Салаватның эзенә тиз генә төшәм димә. Август аенда Казанда яңа сезонын ачып җибәрә дә Рәсәйдәге татарлар яшәгән төбәкләргә юл тота. Бу юлы да байтак вакыт җавап бирми азаплады, Бәдия апа исә: "Тапшырдыгызмы, тапшырдыгызмы?" - дип көнаралаш сорау алып тора.
Ниһаять, Салават "эләкте", гозерне җиткердем. "Кил, кил, бик тиз кил, мин Ижауда гына", - ди бу. Аннан концертлар белән ярты Татарстанны әйләнде һәм моннан бер атна элек оекбашларны Әтнәдә тапшыру насыйп булды. Җырчыга канат куйдылармыни?! Һәр оекбашны аерым-аерым кулына алды, беренче тапкыр күргәндәй, бизәк-чукларына сокланды һәм: "Да, бу һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел", - диюе Бәдия апаның осталыгына бәя иде. Чыннан да, оекбашлар күңел җылысын салып бәйләнгән, һәркемне кызыктырырлык.
Бәдия апаның хаты да бар. Ул: "Мөселман кардәшем Салават, барлык туганнарым һәм дә бабаем Рәимҗан исеменнән сагынычлы сәламнәремне кабул ит... - дип башлана да, - ...барча халыкларга үрнәк булган татарстанлыларга, җитәкчеләргә саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык телим, намаз вакытында догадан калдырмыйм", - дип тәмамлана.
Салават та, милләттәшләребезнең, кайда гына яшәсәләр дә, киләчәктә дә бердәм, бергә булуын теләде, икенче көнне иртәнге якта исә Салаватның хәләл җефете Ләйсән ханымның Бәдия апага шалтыратып, хәл-әхвәл белешүе, рәхмәт әйтүе мәгълүм булды. Телефоннан белдерүенчә, шундый игътибарга Бәдия апа бик шатланган иде.
Бер кочак оекбашлы Салаватның Әтнәдәге концерты, алдан билгеләнгәнчә, төп-төгәл җидедә башланды. Халыкның концертка җыелуына исә минем исем-акылым китте. Концерт башланырга егерме минут кала мәдәният йортында Салават артистларыннан гайре берәү дә юк иде. Ун-унбиш минутта халык залга шыплап тулды.
Пәрдә ачылуга Салаватны танырлык түгел: балкый. Сәхнә көч өсти диюләре шулдыр инде. Җырчы нәкъ шул төбәктә яшәүчеләр өчен генә, нәкъ менә алар ишетергә теләгән сүзләрен дә кызганмады, дусларча шаяртып та алды. Әйе, аңа ни кыланса - шул килешә: Салават Салават инде ул. Җырчының иҗатташ дуслары - Хәмдүнә, Фирзәр, Альфред, Ядкәр, Таһир, Илфат һәм дә үтә талантлы яшьләр Әтнә халкын рәхәтләнеп ял иттерде, тамашачы бик канәгать калды, байтакка җитәрлек рухи азык алды.
Минем үземдә дә канәгатьләнү хисе: оекбашлар (Бәдия апа шәхсән миңа, гаиләмә адреслап та бер посылка җибәргән иде) тәнгә дә, җанга да җылы өстәп торыр.
Габделбәр РИЗВАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 167 | 03.11.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X