Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Санаган саен җитми

Илдә яшәүче гаиләләргә, очын-очка ялгап яшәү өчен, күпме акча җитмәвен санап чыгарганнар.Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин әйтүенчә, фәкыйрь­лектән котылуның җае бар. Моның өчен, аз да түгел, күп тә түгел, 800 миллиард сум акча кирәк, дигән ул. Әлеге сумма каян килеп чыкканны да аңлаткан.

“Мәсәлән, яшәү минимумы – 20 мең сум, ди. Фәлән гаиләнең айлык кереме 18 мең сум гына. Димәк, бюджеттагы “ертык”ны ямау өчен, аларга 2 мең сум акча өстәргә кирәк. Уң як күр­ше­ләренә – 5, сул як күршелә­ренә исә 3 мең сум җитми. Барысын бергә кушсаң, 800 миллиард сум акча килеп чыга”, – дигән министр. Фә­кыйрьлекнең теге чигендә яшәүчеләргә дәррәү кубып акча өләшә башлаячаклар, дип уйламагыз тагын. Максим Топилин әйтүенчә, сүз акчаны бюджеттан алу турында бармый. “Ярдәм чаралары адреслы һәм дөрес булырга тиеш. Мәсәлән, юл төзүне генә алыйк. Бу да – ярдәм, әлбәттә. Юл төзибез икән, димәк, яңа эш урыннары барлыкка килә дигән сүз”, – дигән министр.

 
Фәкыйрьлек белем дә­рәҗәсенә дә бәйле. Һәрхәлдә, Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова әнә шулай дип белдерде. “Гомуми белем алучылар арасында ярлылык чигенә килеп җитү куркынычы зуррак. Әлеге күрсәткеч 1,59 процентны тәшкил итә. Вуз тәмам­лау­чылар арасында исә ул иң түбәне – нибары 0,07 процент”, – дигән Татьяна Голикова. Тик чәчкә ябышырга кирәкми. “Росстат” мәгълү­матларына караганда, илдә фәкыйрьлек дәрәҗәсенең кимүе күзәтелә. Узган елның сигез аенда әлеге күрсәткеч 13,3 процентны тәшкил иткән (2017 елда – 13,8 процент). Хәлләр тагын да яхшырмагае. 2018 елның декабрендә Илбашы Владимир Путин хезмәт өчен минималь түләүне арттыру турында канунны раслады. Аның нигезендә, быел­ның гыйнварыннан хезмәт өчен минималь түләү күрсәт­кече аена 11 мең 280 сум булачак. Моңа кадәр ул 11 мең 163 сум иде.

Фото: https://pixabay.com | Chronomarchie
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X