Санкт-Петербургта ике хатын-кыз язылышкан [видео]
Санкт-Петербургта 7 ноябрьдә ЗАГС хезмәткәре ЛГБТ-никах теркәде. Алена Фурсова һәм Ирина Шумилова ир белән хатын булды. LifeNews сайты әлеге туйның видеосын да чыгарды. Ирина Шумилова трансгендер-ир кеше. Ул хәзерге вакытта гормональ үзгәрешләр кичереп, инде хатын-кыз рәвешенә кереп бара. Россиядә гомосексуаль никахлар закон буенча тыелган. Тик бу очракта Ирина паспорт буенча...
Санкт-Петербургта 7 ноябрьдә ЗАГС хезмәткәре ЛГБТ-никах теркәде. Алена Фурсова һәм Ирина Шумилова ир белән хатын булды.
LifeNews сайты әлеге туйның видеосын да чыгарды. Ирина Шумилова трансгендер-ир кеше. Ул хәзерге вакытта гормональ үзгәрешләр кичереп, инде хатын-кыз рәвешенә кереп бара.
Россиядә гомосексуаль никахлар закон буенча тыелган. Тик бу очракта Ирина паспорт буенча ир-ат һәм никах законга каршы килми.
Бу җәнҗаллы никах турында Санкт-Петербург депутатлары прокуратурага мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә Матбугат.ру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев