Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Санкт-Петербургта самолет баскычыннан егылган кыз баланың хастаханәдә гомере өзелгән

Табиблар бала гомере өчен ике атнадан артык көрәште.

Санкт-Петербургта, Филатов исемендәге балалар хастаханәсндә яшь ярымлык кыз баланың гомере өзелгән. 28 сентябрьдә Пулково аэропортына килгән кыз бала самолеттан чыкканда әбисе белән траптан егылып төшкән иде. Табиблар бала гомере өчен ике атнадан артык көрәште, әмма гомерен саклап кала алмадылар. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Хокук саклау органнары хәбәр итүенчә, якын арада экспертлар кыз үлеменең сәбәпләрен ачыклаячак.

Искәртеп үтик, кыз бала әбисе белән Санкт-Петербургка Мәскәүдән килгән. Алар самолеттан соңгы кешеләрнең берсе булып чыккан. Әбисе оныгын кулларында тоткан. Көтмәгәндә баскыч платформасы җимерелеп төшкән һәм алар 3 метр биеклектән егылган, аларны шунда ук хастаханәгә озатканнар иде. Гадәттән тыш хәл булган көндә табиблар әби кешенең сынган җирләре шактый булуын, ә кыз баланың хәле бик авыр икәнлеген җиткерде.

Әлеге факт буенча өч җинаять эше кузгатылган. Россия Тикшерү комитетының Төньяк- Көнбатыш тикшерү идарәсе тикшерүчеләре баскычның берничә тапкыр төзекләндерелүен, соңгысында ремонтның сыйфатлы булмаганлыгына нигез барлыгын җиткергән. Хәзер Пулковода әлеге сериядәге барлык траплар файдаланудан алынган.

Төньяк-Көнбатыш тикшерү идарәсе округ аэропортларындагы барлык трапларны тикшергән. Инде Мурманск, Архангельск, Сыктывкар һәм Псковта төзексез траплар кулланылышта булуы ачыкланган. 

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев