Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саратов өлкәсендә котычкыч фаҗига: биш кеше үлгән, алтысы авыр хәлдә хастаханәгә озатылган

Кичә кич Саратов өлкәсенең Петровск районында котычкыч фаҗига булган. Олы йөк машинасы микроавтобус белән бәрелешүе нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган, тагын алтысы авыр хәлдә хастаханәгә озатылган, дип яза РИА Новости.

Соңгы мәгълүматлар буенча, әлеге юл һәлакәте 28 яшьлек “КамАЗ” шоферы Р-158 трассасы буйлап килүче микроавтобуска юл бирмәү аркасында килеп чыккан.

Мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, йөк машинасының шоферы тоткарланган һәм аңа карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264 нче маддәсе (юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүе) буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-атка 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев