Саба таңнары

Сату вакытын чикләү эчкечеләр санын киметә алырмы

Россиядә кичке сәгать алтыдан иртәнге сәгать тугызга кадәр хәмер сатуны тыярга мөмкиннәр. Россия Иҗтимагый палатасы вәкиле Солтан Хәмзаев Россия Алкоголь базарын тәртиптә тоту буенча федераль хезмәт идарәсенә шундый тәкъдим юллаган. Проект авторы фикеренчә, әлеге кагыйдә гамәлгә керә калса, Россиядә эчкечеләр саны кимиячәк. Җинаятьчелек һәм көчләү очраклары да азаер иде. Әлеге...

Реклама

Россиядә кичке сәгать алтыдан иртәнге сәгать тугызга кадәр хәмер сатуны тыярга мөмкиннәр. Россия Иҗтимагый палатасы вәкиле Солтан Хәмзаев Россия Алкоголь базарын тәртиптә тоту буенча федераль хезмәт идарәсенә шундый тәкъдим юллаган. Проект авторы фикеренчә, әлеге кагыйдә гамәлгә керә калса, Россиядә эчкечеләр саны кимиячәк. Җинаятьчелек һәм көчләү очраклары да азаер иде. Әлеге чикләү гамәлдә булган Адыгея, Бурятия, Дагстан Республикаларында, Приморье, Ставрополь крае, Амур, Архангельск, Владимир өлкәсендә җинаятьләр саны шактый кимегән. Ничек уйлыйсыз: хәмер сату вакытын чикләү эчкечеләр санын киметә алырмы?

Илдар ТАҖЕТДИНОВ, республика наркология диспансерының баш табиб урынбасары:

- Чикләү һәрчак кө­тел­гән нәтиҗәне бирми шул. Күпләп виноград агачлары киселгән, спирт заводлары ябылган сиксән бишенче елларны гына искә алыгыз. Шундый зур колачлы эшләр башкарылса да, әллә ни нәтиҗәгә ирешеп булмады. Эчкән кеше алга таба да эчә бирде. Бүген диспансерда эчкечелек буенча якынча 37 мең кеше исәптә тора. Бер яктан, хәмер сату вакытын чикләү яхшы да. Эчкечеләр саны кимер дигән өмет бар. Тик бу өлкәдә иң беренче чиратта профилактикага зур игътибар бирергә ки­рәк. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, төрле социаль рекламалар ясау зарур. Бу эшне танылган шәхесләр мисалында да башкару отышлы булыр иде. Заманында Ельцин теннис уйнагач, бөтен ил халкы әлеге спорт төре белән кызыксына башлады. Республикада даими узучы спорт чаралары да - сәламәт яшәү рәвеше алып баруга зур этәргеч. Соңгы елларда эчке­че­лек­кә каршы көрәш мәсьә­лә­сендә шактый алга китеш си­зәм. Урамда кулына сыра тотып, кәеф-сафа кылып йөр­гән яшьләр кими бара.


Илнар хәзрәт ЗИН­НӘ­ТУЛЛИН, "Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы:

- Хәмер эчү, гомумән, хә­мер сату ислам динендә җинаять санала. Шуңа күрә хәмерне куллану, сату белән бәйле ниндидер катгый чаралар күрелсә, без бик шат кына. Сыра, аракы рекламасы кимегәч, хәмер кичке сәгать уннан соң сатылмый башлагач, халыкка файдасы булды. Исерек килеш руль артына утыру, үтерү, талау кебек җинаятьләр саны да кимер иде. Болар бит берсе дә аек акыл белән эшләнә торган гамәлләр түгел. Суррогат кулланучылар артыр дип тә куркасы юк. Акчасы булган, эчәргә уйлаган кеше аракыны кичке сәгать алтыга кадәр дә алып куя ала. Акчасы булмаган кеше инде ялган аракыны сатсалар да, сатмасалар да табып эчәчәк. Бүген бит безнең бурыч эчкән халыкны айныту гына түгел. Эчә башламаган ке­шеләрне, шул ук яшьләрне эчкече­лектән сакларга ки­рәк.

Гүзәл МАЛИКОВА, Татарстанның атказанган артисты:

- Эчмәгән кеше эчми инде ул. Хәмер яратканы нинди генә чикләүләр куйсаң да җаен табачак. Шуңа бу законны кертүдән әллә ни үзгәреш булыр дип уйламыйм. Җи­наять­челек очраклары, бәл­ки, дөрестән дә, кимер. Тик менә эчкечеләр саны гына шул килеш калыр.

Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, журналист:

- Дөньяда тәрбиясез һәм тәртипсез кешеләр күп. Алар барыбер эчәчәк. Ә менә бераз ояты булганнары өчен бу закон бик яхшы булыр. Бәл­ки, кирәксә-кирәкмәсә дуслар белән бергә җыелып утыру кебек күренешләр дә кимер. Кеше хәмер кулланмыйча тормый инде ул. Әдәпле, тәртипле кеше­ләрдә дә һәрчак исерткеч эчемлек була. Тик, аңа карап, алар эчкечегә әверелми бит. Бу - үз-үзеңне кулда тота белү нәтиҗәсе.

("Ватаным Татарстан", /№ 129, 04.09.2015/)

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: