Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Сатышта кәҗә сөтеннән кымыз җитештереп саталар

    Өч ел элек "Саба" җәмгыятенең "Сатыш" филиалына Мари-Эль Респуб­ликасы Сернур районыннан 77 баш "Зааненская" токымлы кәҗә бәтие алып кайтып, кәҗәчелек тармагы белән шөгыльләнә башлаганнар иде. Шул кәҗә бәтиләре үсеп җитеп, бәтиләгәннән соң баш саннары хәзерге вакытта 230га җиткән. Әлеге юнәлештә филиалда алга китеш күзгә ташлана. Кәҗә сөтеннән бүген кымыз да...

    Өч ел элек "Саба" җәмгыятенең "Сатыш" филиалына Мари-Эль Респуб­ликасы Сернур районыннан 77 баш "Зааненская" токымлы кәҗә бәтие алып кайтып, кәҗәчелек тармагы белән шөгыльләнә башлаганнар иде. Шул кәҗә бәтиләре үсеп җитеп, бәтиләгәннән соң баш саннары хәзерге вакытта 230га җиткән. Әлеге юнәлештә филиалда алга китеш күзгә ташлана. Кәҗә сөтеннән бүген кымыз да җитештереп сатуга чыгаралар.

    - Бер тәүлеккә 200 литр сөт савыла. Заказга карап, шуның билгеле бер күләмдәгесе кымыз ясауга тотыла. Теләгән кеше сөтен дә килеп ала, - ди филиал директоры Фәргать Сәүбәнов.

    Кымыз ясарга агымдагы ел­ның июнь аенда керешкәннәр. Тәҗрибә туплау максатыннан Уфаның Шаран районына, Благовещенск шәһәренә барып, кымыз ясау осталарының эшчәнлекләрен күреп, өйрәнеп кайтканнар.

    Кәҗәләрдән югары продуктлы сөт савып алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Кәҗәләр янында иртәнге сәгать биштән кичке җидегә кадәр, ике сменада дүрт кеше эшли. Торактагы тәртиптән, азык тагаракларының чисталыгыннан Мөслимә Шәймәрданова, Нәкыя Нәгыймова, Рушания Габдерахманова, Гөлнур Фәйзерахманованың үз эшләрен зур җаваплылык белән башкарулары күренә.

    - Кәҗәләр чиста хайваннар, пычрак урынга да ятмыйлар, Төп азыклары: үлән, печән, биоөстәмәләр кушылган концентрат азыклар бирәбез,- диләр кәҗә үстерүчеләр.

    Саву станоклары да торакның җайлы җиренә урнаштырылган. Иртә-кич "DELABAL" ярдәмендә савылган сөт кымыз цехына озатыла. Цехта ике кеше эшли. Кымызны ясаучы Гөлия Кәримуллина безгә бик теләп кымыз ясау серләре турында сөйләде:

    - Савым төгәлләнүгә сөтне алып киләләр дә, оеткылы савытка салабыз. Күләме 25-30 литрга җиткәч кымыз ясау процессы башлана. Аңа кадәр савытларда өч төрле бактериядән заквас­ка әзерләп куела. Сөткә шул әзер сыеклыкны кушканнан соң, масса махсус казанда болгатыла. Ярты сәгатьлек процесс барышында ингриединтлар кушылып, кымыз әзер була. Шешәләргә тутырылгач, махсус җайланма ярдәмендә бөкеләнә, этикеткалары ябыштырыла. Сак­­лану срогы - 15 тәүлек.

    Район кулланучылар җәмгыяте кибетләренә күбрәк шундыйлары чыгарыла. Ә безнеңчә әйтсәк "полторашка"дагыларын кү­мәр­тәләп республиканың бер­ничә хастаханәсенә алып китәләр.

    - Кымызны җитештерү, сату буенча эшне тагын да киңрәк җәелдерү планнары бар, - ди директор. - Туберкулез диспансеры белән дә сөйләшүләр алып барыла.

    Менә шулай акрынлап кәҗә сөтеннән үзебездә ясалган кымыз кулланышка кереп бара. Әмма, кәҗә сөте дигәч, күпләр борын җыера. Беренчедән, элек кәҗәне сыер малы тотарга көче җитмәгәннәр асраганлыктан,­ көлеп карау гадәте канга сең­гән. Икенчедән, сөтеннән ят ис килү белән дә аңлатучылар бар. Ләкин миңа шунысы кызык тоела: кибеттән нинди генә эчемлекләр алып кулланмыйбыз. Гәрчә аларның сә­ла­мәтлеккә зыянын белә то­­рып эчәбез. Ә бу очракта­ адәмнәрнең үзләреннән дә чиста хайван ризыгыннан борын җыерган булабыз. Кызык инде бу халык...

    Замирә Сәмигуллина.

    Нурхан Дәүләтов фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: