Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сау бул, “Сәләт”!

21 июльдә Иске Икшермәдә урнашкан "Кояшкай" лагеренда "Сәләт-Саба" сменасының ябылу тантанасы булды. Анда муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашып, укучыларга килә­чәк­тә сәләтләрен тагын да арттырып, иң мөһиме - белемгә, гыйлемгә омтылуларын теләде. Быел "Сәләт" тә барлыгы 70 укучы ял итеп, сәламәтлеген ныгытты. Сәлкешләр 7-12 июль көннәрендә Биләрдә булып, "Сәләт-Саба" лагерен...

21 июльдә Иске Икшермәдә урнашкан "Кояшкай" лагеренда "Сәләт-Саба" сменасының ябылу тантанасы булды. Анда муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашып, укучыларга килә­чәк­тә сәләтләрен тагын да арттырып, иң мөһиме - белемгә, гыйлемгә омтылуларын теләде. Быел "Сәләт" тә барлыгы 70 укучы ял итеп, сәламәтлеген ныгытты. Сәлкешләр 7-12 июль көннәрендә Биләрдә булып, "Сәләт-Саба" лагерен уңышлы тәкъдим иттеләр. Лагерь тормышы күңелле, мавыктыргыч чараларга бай булып, балалар күңелендә онытылмас мизгелләр калдырды. "Без беренче көннән бер гаилә булып берләштек. Сәлкешләр бик актив, фантазиягә бай булдылар. Лагерь көннәре тәмамланып, бер-беребез белән аерылышу бик моңсу булды,- ди өлкән әйдәман Руфия Хәсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев