Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сайлаулар күзәтүчеләрен әзерләү башланды

12 августтан башлап 8 сентябрь көнне узачак сайлауларның күзәтүчеләрен укыту дәресләре башлана.

Казанда берничә мәйданчык эшләячәк, шуларның берсе –Профсоюз урамы 13/16 адресы буенча урнашкан корпусның төбәк бүлеге штабы. Лекцияләр барлык теләүчеләр өчен дә ачык булачак, дип белдерәләр, әмма өстенлек югары юридик белемле тыңлаучыларга һәм югары уку йортларының юридик факультетлары студентларына биреләчәк.

Уку курсына төрле вакытта сайлау участокларында булган конкрет кейсларны тикшерү буенча семинарлар һәм гамәли дәресләр кертелгән. Укуларда күренекле Россия юристлары тарафыннан сайлау хокукы өлкәсендә эшләнгән методик кулланма материаллары да кулланылачак.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев